Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров страница 12

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров

Скачать книгу

бик табигый. Үзен бәхетсез милләтнең бәхетсез улы итеп күргән шагыйрь, ил-көн яшәешеннән аерылгысыз рәвештә, татарның башка кавемнәр арасындагы лаеклы урынын дәгъвалап көрәшкән. Патша охранкасы күзәтүе астына алынса да, үзен самодержавиене куркусыз гаепләүче итеп тойган; байтак әсәрләренә цензура табу салса да, «туры Тукай»лыгын отыры көчәйтә генә барган.

      Аң-зиһененең һәр күзәнәге мөкатдәс гамь белән өртелгән мондый шагыйрьгә, һичшиксез, татар халкының кабатланмас рухи әйдәманы булу җаваплылыгы насыйп ителгән. Габдулла Тукайга нәкъ менә шундый бөек миссия йөкләнүе аның бәгырьләребезгә уелган һәрбер сүзеннән үк сизелеп тора. Гомумән, татар халкы язмышына кагылышлы теләсә нинди сорауга сөекле шагыйребез авызыннан төпле җавап ишетергә мөмкин.

      – Күпләр тәкрар иткәнчә, сәнгать әһеле үзен газиз халкының баласы итеп тойса гына күкләр тарафыннан иңдерелгән гаять җаваплы иҗат вазифасына алынырга тиеш. Әгәренки насыйп кылынган музага ихлас рәвештә иман китермәсәң, бигайбә, әсәрләрең ил-көн тәрәккыенә барыбер юньле-башлы булышлык күрсәтә алмаячак. Милләт гаме белән ашланган эшчәнлек исә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия булуын раслап торыр. Өстәвенә чын талантларга фидаилек тә кирәк. Туган халкыңа тугры хезмәт итү яшәү мәгънәсенә әверелгән чакта гына… Хәер, боларны нигә тәфсилләп торам әле – сезнең өчен үтә таныш хакыйкатьне. Әмма әңгәмәбез башында ук шуны ачыклап үтәсе килә: Габдулла җәнаплары, әгәр кулыгызга каләм алганда ант итәргә туры килгән булса, халык алдында биргән тантаналы вәгъдәгез ни рәвешле яңгырар иде?

      Габдулла Тукай. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам… миллиятемне… Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы… Үтәргә иде юлда… түләү белән бурычны Тәңремә һәм халкыма… Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын… Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә җанлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын… Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин; игелекле шагыйрең булырга ниятлимен… Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм… Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

      – Мондый мөкатдәс вәгъдәләрне үтәү өчен каләмгә җаның-тәнең белән бирелү кирәктер.

      Г. Т. Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук авырыйм бугай… Сукранмый гына авырырга карар биргән идем.

      – Дөресен генә әйткәндә, сезгә сукранмау килешми. «Хәзерге хәлебезгә карата» исемле шигырегездә: «Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле… Каләм данлы, каләм шанлы…» – дип, мәдхия җырлауга алынган идегез. Инкяр кылу хирыслыгы белән әйтегез әле: каләмгә бернинди дә үпкәгез юкмыни? Сездән гаепләү дә көтәргә мөмкин…

      Г. Т. И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне?

      – Болай гаҗизлек күрсәтеп, өметсезлеккә бирелмик әле. Аллаһ тарафыннан яралтылган бер кавем буларак, дөньяда татарның да лаек урыны бар. Һәм үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлары да…

      Г.

Скачать книгу