Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров страница 10
Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз… Тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез… Олы фикерләр кузгалсын… Дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер.
Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде. Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде? Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар, килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар…
Әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан телендә фикерләр «келт» итеп кенә искә төшәләр…
Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!
6. Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!.. Яшәсен әрбабе каләм!..43 Яшәсен туган тел!
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам!
1. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле, әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби…
Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик… Җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.
2. Карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр… Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен… Як-ягымызны карап, дөньяның барышыннан хәбәрдар булалым. Башка милләт халкының барышыннан гыйбрәт алып, безләр дә алга таба аякларымызны атлап, һәр сәгать алга йөрмәгә иҗтиһат итик… Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник… Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик…
Без Думага депутат сайларга никадәр хаклы булсак та, ул закон йортына клоун һәм дә талантсыз клоун сайларга хаксыз…
Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел, тәрәккый итеп тотыйк алга юл… Тырышыйк… Һәр көн үзгәрә заман… Тырышырга кирәк, карендәшләр! Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!.. Изге эштер тартышмаклык хокук өчен… Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!.. Теләсәк яшәргә, дәгъвабызны
43
Әрбабе каләм – каләм ияләре.