Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров страница 6

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров

Скачать книгу

ничек башларга кирәк? Хәер, болай башласам да ярый бит… Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?.. Татар болай һич аңламас, төртеп күрсәтмәсәң күзенә… Китмәсен хак сүзгә һич кәефең синең… Тәнкыйть – кирәкле шәйдер… Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать…

      Синең бар дөньяда күргән газабың, гөман юктыр, бозык булганга җаның… Иң начары: җан картайган, һәрнәрсәгә «барыбер» дип карый башлаган…

      Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без… Әхлак, вөҗдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә; бозылдык шулкадәр начар, уздырдык без иблистән дә… Закон белгән юрист юк бездә дип уйлау хата хәтта, печән, шалкан базарында закон сатканымыз бардыр… Мәлганәт29, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч; бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбрәт безнең эш… Нифакъ30 выставкасында күп медаль алганымыз бардыр… Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык…

      Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап?..

      Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар, былбыл урынына оя тоткач башында каргалар.

      2. Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап… Һәр матурда начар якның берсе булгай… Өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә?.. Җан сатабыз, әллә нинди вак «тиен»нәргә карап… Йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга, гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без… Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап… Акча барда бар да дуст шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!..

      Кешеләр үзләрен анчак сөярләр, бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр…

      Туктале, бер көн килер дә өйрәтер, әлбәттә, ләхет, миллионың ул тар ләхеттә файда бирмәс… Анда хакимнәр дә алтыннарга һич алданмыйлар; анда адвокат та юктыр – акчага ялланмыйлар.

      3. Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны; ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы. Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә: син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә!.. Җиһан шатлык белән хәсрәтне бер җиргә җыйган…

      Килсә теләнче капкаңа, каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама… Булса – бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын, сизми калма ак сакаллы картның Хозыр Ильяслыгын!

      4. Дөресне сөйлә, …беркемнән дә курыкма; сабыр бул, чөнки сиңа эшнең җиңеле йөкләнмәгән…

      Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган… Һәр алдауга ышанмаска кирәк, алданмаңыз, карендәшләр, гафил улмаңыз… Алданмаңыз, болар сезнең дошманнарыңыздыр, болар тик үз файдалары өчен генә тырышып, сезне әсирлектән чыкмасын дип тырышучылардыр…

      Дустлар, тугъры юлдан китик… Барыбер без алданмыйбыз дигәч алданмыйбыз!

      5. Усаллык хәзинәсе бик зур, ул – күпме алсаң да бетми…

      Өметсезлек, усаллык, вәсвәсәләр зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр… Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: «Бу заман шундый заман, –

Скачать книгу


<p>29</p>

Мәлганәт – түбәнлек, явызлык.

<p>30</p>

Нифакъ – икейөзлелек.