Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров страница 3

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров

Скачать книгу

ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар… Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар – яшь балалар! Аларны сез яратыгыз, җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

      4. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын…

      Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак – үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр… тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак – хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү юлына ташламак димәктер. Укымак – үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак – …гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер… «Укымак» ләфзы11 астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр.

      5. Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар минем дә… Заман үтте. Азат булдым… Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин…

      Яшьләргә… уку кирәк. Бу аларның иң мөкатдәс, иң беренче вазифаларыдыр. Бу – безнең һәртөрле… бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугъры юлдыр… Сүз башында әйткәнемезчә… Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлем бирсен.

      6. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

      Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

      Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

      Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!

      Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

      Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

      Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең;

      Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

      Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

      Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

      Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

      Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

      7. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан12 вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә13, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә14 мохтаҗ… Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, …яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ.

      Бу әйтелгәннәр булмаганда,

Скачать книгу


<p>11</p>

Ләфзы – сүзе.

<p>12</p>

Мәнафигъ – мәнфәгать, интерес.

<p>13</p>

Мөрәбби, мөрәббия – тәрбияче ир-ат, тәрбияче хатын-кыз.

<p>14</p>

Сәляхият – сәләтлелек, талант, булдыклылык.