Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр. Зиннур Мансуров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров страница 11

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр - Зиннур Мансуров

Скачать книгу

ки, кара тактаның эчендә «тавык аягы» түгел, «чебеш аягы» да юк, имеш!..

      Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзеңез өчен яхшы булыр, дисәң: «Э… э… кирәкми, э… э…» – дип киреләнәләр…

      Дөрест… «Яңа» дип һәр нәрсәгә мөкиббән кителмәскә вә… айнык караштан аерылмаска кирәк… Вәләкин… Нигә кирәк искелек, кирелек?.. Кирелек, наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк… Якты көннәр алда… Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк.

      5. Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр… И кардәшләр, кул тотышып, алга барыйк, башка милләтләрнең хәлен карап карыйк; мәдәният мәйданында урын алыйк, егыла-тора, алга таба атлыйк!..

      Кем җигә безгә тәдәнни46 арбасы?.. Безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан алып ташлап, яки «Безнең юл беләнме, әллә түгелме?» дигән сорау куеп, ничек тә аларны ераклаштырыйк…

      Без мөһаҗим улмай, анчак мөдафигъ улдыкымыз җәһәттән хәкыйкан бәхтиярез47.

      6. Рус җирендә без әсәрле, эзле без, тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, без шаярыштык, вакытлар алмашып. Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

      Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!

      7. Без – руслар белән татарлар – һәрвакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз… Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде.

      8. Һәр милләтләр максудларын хасил итә… Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл). Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!

      9. Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә; бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга48 түзмәккә!..

      Китмәсен кәефең… денсез дисәләр дә, син аларга бал биргәндә сиңа агу бирсәләр дә… Һәр заман хакны сөючеләр сездәй каһәрләнгән булыр… Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?! Мәмнүн булсын рухлары… Онытылу, тибәрелү – үлемнән яманрак…

      Күрсәтә һәрбер җаһил милләткә золым вә җәбрене, таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрене…49 Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене… Халык… хөрриятнең җаннар корбан итәрлек дәрәҗәдә мөкатдәс нәрсә икәнен аңлап җитмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган… Милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өсткә калка шул… «Алла бирмәгәнне мулла бирмәс» мәкале бик тугъры сүздер…

      Сезнең болай каршы торуыңызны бик зур гөнаһ дип беләмез. Бу эшләреңезне ташлап, тәүбә кыйлмак, кайтмак кирәк… Сезнең урыныңызга үзеңез бар заманда һичкем күз җибәрми. Без исәк, һәр

Скачать книгу


<p>46</p>

Тәдәнни – артка өстерәү.

<p>47</p>

Без һөҗүм итүче (сугышны башлаучы) булмыйча, тик каршы торып, аны кире кагучы булуыбыз белән чын бәхетлебез.

<p>48</p>

Зорлык – авырлык.

<p>49</p>

Садр (садыр) – күкрәк.