Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 22

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов Укучы һәм укытучы

Скачать книгу

сәбәбеннән кулы-аягы тартышкан, шуннан вафат булган, диләр икән.

      Нурый бабай, боларның һәммәсе ялган, ди. Аңа мәрхүм хаҗиның сабакташының улы Кәрим ишан бу хакта иң дөресен сөйләгән.

      Ком гарәбе хикәясе дә, гөнаһ шомлык тиюе дә дөрес түгел, аңа, ди, Юныс пәйгамбәр кыйсмәте[62] насыйп булган, ди.

      Габдулла хаҗи үзе кебек бик күп хаҗилар белән ватаннарына кайтып киләләр икән, олы дәрья[63] уртасында караңгы бер төндә кораб кинәт туктый. Капитаннар да, юлчылар да башта аптырап калалар. Бөтен корабны куркыну ала.

      Арада елау, аһ-зар, нәзерләр, тәүбәләр башлана.

      Хаҗиларның күбесе, башкаларга да ишеттереп, үзләренең кылган гөнаһларын сөйләп-сөйләп тәүбәгә тотыналар.

      Түбәнгә төшеп карап менгәч, капитанның йөзе агара, куллары калтырый башлый, эчендәгесен яшерергә теләсә дә булдыра алмый, әйтә:

      – Корабны балык тотты, бу фаҗига диңгездә еш булгалый. Ул бездән корбан сорый. Ахрысы, арабызда әҗәле җиткән кеше бардыр, шуны бирмәсәк, барчабыз һәлак булабыз, – ди.

      Бу сүз белән бөтен кораб катып кала, хаҗилар акылдан шашалар, йөзләренә үлем дәһшәте чыга. Күзләре карашларындагы нәрсәләрне күрмәс дәрәҗәгә җитә.

      Аһ-зар, фөрьяд[64] куба, тәүбәләр, догалар, авыр ыңгырашулы күз яше бөтен корабны каплый.

      Ләкин балыктан рәхим әсәре күренми.

      Бер кеше өчен һәммәсе корбан булуны теләмиләр, гадәт буенча, шобага салалар. Кем өскә чыкса, шул балыкның насыйбы булачак.

      Дәһшәт элеккедән мең мәртәбә арта. Хаҗиларның күбесе, ни булганын, ни эшләгәннәрен белмәстән, шобага тота башлый.

      Үлем һәммәсенең күзендә: куллары калтырый, җепкә тотынган кулларын ала алмый торалар.

      – Йа Ходай, ни була?

      Гүя уртага үлем килеп утырды да, ул, куркыныч күзләрен йөртеп, үзенең корбанын сайлый.

      Кемне алачак, кем, үзенең хәятын биреп, башкаларны коткарачак!

      Маңгайга язылганны җую мөмкинме?

      Шобага Габдулла хаҗига чыга. Ул каршы бер сүз әйтә алмый, агарынып җиргә чүгә, сүзсез, хәрәкәтсез буйсына, чөнки тәкъдир шулай, язмышы шул!

      Бөтен корабта бер секундка җиңеллек сизелә. Һәркем, газраилдән бу нәүбәткә үзенең котылганын хис итеп, иркен бер сулыш ала.

      Ләкин бу озакка бармый, үзләре белән бер кәгъбәдә, изге урыннарда булган бер иптәшләренең, туган илен, газиз балаларын күрергә шатлык белән, тирән бер бәхет белән кайтып барган вакытта, мондый фаҗигале рәвештә дөньядан кичүен һичбер төрле акылларына сыйдыра алмыйлар.

      Бер карт хаҗи вәгазьли башлый. Бәхетле икән, шәрәфле үлем насыйп булды, ул шәһитләр җөмләсенә керде, ахирәттә нурлы йөз белән кубарылачак, пәйгамбәрләр, әүлияләр белән бер сафта урын алачак, ди. Юныс пәйгамбәрнең дә шундый ук рәвештә балык карынына ташланганын сөйли.

      Ләкин Габдулла хаҗи боларны ишетми дә, аңламый да. Ул теленнән, һушыннан яза.

      Аны

Скачать книгу


<p>62</p>

Кыйсмәт – өлеш (язмыш).

<p>63</p>

Дәрья – «диңгез», «океан» мәгънәсендә.

<p>64</p>

Фөрьяд – ялвару, ярдәм сорап кычкыру.