Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 26

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов Укучы һәм укытучы

Скачать книгу

кебек, үзем теләгән якка борырга уйлаган хәят куәтле дулкыны илә элеп алган да, диңгезгә ташланган бер йомычка рәвешендә уйнатып йөртеп, ниһаять, караңгы бер авылга, томан эченә китереп ташлаган, шунда мулла ясаган. Мин хәзер читек кунычы кайтарылган бер мулла: җеназа укыйм, фидия алам, бәлеш ашыйм. Барлыгы шул: менә теге идеалдан, теге хыялдан шул көнге хәлгә төшкәнмен. Теге вакытта моны уйлау түгел, зиһенемә дә китерми идем. Хәятта һәрнәрсә акрын бара, сизелмәстән килә, мин дә шулай булдым. Минем теге юлдан чыгуым, авышуым бар да табигый, бар да сәбәбе белән булды. Ни булса булган, кителгән, бетелгән. Мин моны үзем тоймый, ачык иттереп уйлый алмый идем. Бүген Каһиров килеп, аның нәкъ шул мин уйлаган юлда, шул йолдызга таба баруын, миннән күп түбән җирдән күтәрелеп, һаман егылмавын күргәч кенә, бөтен дәһшәте белән ул хыяллар уянып, җанланып чыктылар. Аның армый-талмый шул идеалга омтылуын күрү миңа ачык күрсәтте ки: мин хәят юлында бик зур ялгышлыклар эшләгәнмен яки миндә куәт булмаган. Ни дә булса булган, мин күктән, гарештән егылып, әллә кая төпкә, аска, коточкыч түбәнгә киткәнмен. Бу, бәлки, ят яки яңлыш тоелыр. Ни булса булсын, ләкин мин хәзерге минутта шуны хис кылам. Үзенә бу хәл вакыйг булмаган адәмнәр моны табигый түгел диярләр. Бәлки шулайдыр, көннең шау-шулы, аек чагымда, бәлки, үземә дә башкачарак тоелыр: ләкин тын, караңгы төндә бу бөтен дәһшәте белән каршы килеп баса да, рухны ни дип тә тәгъбир итеп булмый торган бер изтираб каплый, йөрәкне тын, ләкин гаять көчле бер әрнү баса. Хәят мәңгелеккә җимерелгән, алдагы көнең хәзергедән дә күп түбән, күп караңгы булыр шикелле тоела, шул тойгы йөрәгеңне яра.

6

      Салмак кына, тигез һәм әкрен генә шыбырдап торган яңгырны тыңлый торгач, мин бик әз генә шагыйрь дә, бик әз генә фәйләсуф та булып китәм бугай. Шул изтираблар, әрнүләр эчендә күңелгә илһами бер уй килә. Уйлыйм: ничек, дим, табигатькә хозур. Бүген көн буена аяз булды. Күк йөзе киң һәм ачык булып, кояш туры, сөеп карый иде, дөнья рәхәтләнде, көлде.

      Бу табигатьтә уртак бәхет иде, ләкин бу бәхет озакка бармады, кичкә таба бо- лыт чыкты. Дөньяны яшен-гөрелте, ут, куркыныч караңгылык каплады. Яңгыр башлады, әле һаман да коя. Менә тагы иртәгә, өченче көнгә, һич булмаса, бер атнадан, бер айдан соң тагы аязыр, тагы ачылыр, тагы якты, шат көн туар. Килә ачы җилле, салкын яңгырлы көз көннәре… Аннан соң каты, рәхимсез кыш килеп, хәят нурын сүндерә, дөньяны карга күмә, салкыны белән йөрәкләргә үтә. Бу вакыт адәмнәр, дөньяга, табигатькә ләгънәт укып, җаннарын кая куярга белмиләр. Ләкин бу хәл мәңге булмый. Озакламый тагы яз килә, тагы матурлык, яктылык туып, кояш иркәләп карый башлый. Тагы сулар ага, кырлар яшәрә, тагы сандугач сайрый. Дөнья тагы шатлана, мәсгуд була. Шулай итеп табигатьтә ямь белән тәм алышынып тора; алар, дөрес, бетәләр, ләкин мәңгегә түгел, вакытлы гына бетәләр, тагы килеп, үзләрен ныграк хис кылдыру өчен генә бетәләр. Ә бездә, адәмнәрнең хәятында, алай түгел. Безнең хәятыбызда «яз» кыска – ул ялтыраган яшен кебек кенә килеп кичә торган мәхәббәтле яшьлек дәвереннән гыйбарәт. Ул үтә дә куркыныч кара төн булган усал кыш килә. Ләкин

Скачать книгу