Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов страница 25
Ничек тә истикъбален[69], үткәне белән хәзергесен дә алда һәм гали күрә, шуны өмид итә, һәм хакы да бар.
Адәмнәр табигатьләре, куәтләре буенча берничәгә бүленәләр: бертөрлесе үзенең тимер кулы, куәтле ирадәсе[70] белән әхвальне үзе теләгән якка бора – болар хәятның чыннан иясе, идарә кылучысы булалар. Икенче бүлеге исә идарә куәтләре аз булган адәмнәр булып, алар әхвальнең агымына буйсынырга мәҗбүрләр, алар хәятның үз язмышларына хаким түгел, бәлки аның колы була. Мин икенче бүлектәнмен, ахрысы. Шундый бер мәсьәлә хаккында сүз чыкканда, миңа бер иптәшем: «Син тышкы тәэссоратка һәрвакыт җиңеләсең, син гакыл белән, ноткың белән[71] түгел, миең белән эш кыласың. Син – әхваль һәм хиссият колы, син әхваль агымына ятмый кала алмыйсың!» – дигән иде. Бу вакытта мин, бу сүзгә каршы барып, сүздә аны рәд кылган[72], янымдагы ишекнең тоткасыннан тотып: «Син яңлышасың, син минем тимер ирадәле икәнемне белмисең, тоткасыннан тоткан менә шул ишекне теләгән якка борып йөртә алган шикелле, тормыш агымнарын үзем теләгән якка шулай бора алам», – дигән идем. Һәм шул игътикадта[73] идем. Бүген исә ялгышканымны ачык белдем, үземнең «әхваль агымына кол» идекемне бүген сиздем. Моңа да Каһиров белән очрашу сәбәп булды.
Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп[74], йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч[75], адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый[76] бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен[77]: мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә[78] кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.
Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү[79] авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере
69
Истикъбаль – киләчәк.
70
Ирадә – ихтыяр.
71
Ноткың белән – телең сөйләгәнчә.
72
Рәд кылу – кире кагу.
73
Шул игътикад – шулай дип ышану.
74
Кәшеф иттерү – ачыш ясату.
75
Сур – быргы.
76
Иттифакый – көтелмәгән.
77
Хәйрәт – искитү, аптырау.
78
Вакыйгдә – чынлыкта.
79
Үзеңне тәгъйин итү – кем икәнеңне билгеләү, әйтү.