Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 3

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

үземне икенче төркемдә дип исәпли идем. Ә теге кызый… яндырмакчы була. Бәлки, юкка гына кыйналамдыр? Кем соң әле ул? Тычкан да бит кибәнгә: «Сине тураклап бетерәм», – дип гайрәт чәчкән, ди.

      – Сөйлә, сөйлә, йә, шуннан ни, тураклаган диме, Әнәс?

      – Мөнирәдән курыккан, ди!

      – Фу, тупас! Кил әле, кысып-кысып кочаклыйм да эретим… гөрбиянымны!

      – Юмакайланма, кит әле. – Җаббаров, ыңгырашып, куллары белән башын урап тотты. Хәзер аның җанына бер генә җирдә дә тынгы юк, аны туктаусыз Асылованың хаты эзәрлекли иде.

      – Абау! Кыргый. Бүген нинди чебен тешләде сине?! Алтын путалысымы, кызылымы?

      Җаббаров җавап бирмәде.

      – Бүген син әллә нинди, Әнәс, – диде хуҗабикә, иреннәрен турсайтып. – Мыскыл итүеңне ташла инде, зинһар. Урын җәйимме?

      – Җәймә, суынмасын. Мин кунарга калмыйм, эш күп. Башка чакта иркәләрмен, кәеф бар чакта. Йә, үпкәләмичә генә озат!

      – Китмә инде, җаным. Куна кал…

      – Булмый!

      Җаббаров шикәр ярата иде. Остаханәсендә ул шикәрдән башка ашамлык әйберләре тотмады да. Иҗат белән тәмам онытылып исергәндә дә аның авызында шул баллы ризык булыр иде. Тирә-юньдәге матурлык та шикәр суырганда гына җанга сеңеп, Җаббаровны рәсем белән җенләндерде бугай. Югыйсә ул сәнгатьтән шактый читтә йөрер: йә җир сөрер, йә ат карар иде.

      Тугыз-ун яшьләр чамасындагы малай, әнисенә ияреп, кибеткә барган иде. Кибетче апа: «Әҗәл даруы урынына», – дип кенә аның әнисенә шикәр үлчәп бирде. «Моны кая яшерер икән әни?» – дип кыбырсынды малай. Ә инде ак төргәк чоландагы сандык төбенә кереп урнашкач, чыдар хәле калмады: хет берсен генә алып суырасы килде. Әнисенең тавык та чүпләп бетермәслек эшләрен ташлап, күршеләргә кереп китүен күргәч, Әнәс, шалдыр-шолдыр китереп, сандык өстендәге коштабакларны, ләгәннәрне идәнгә алып куйды. Нәфес башта зур бер кисәк белән канәгатьләнер кебек тоелган иде, икенче көнне ул тагын сорый башлады. Җаен табып, малай шикәр шакмакларын кесәсенә тутырды да тау башындагы аулак чишмә янына йөгерде. Өч улактан бәреп чишмә ага иде. Суга манып-манып, Әнәс шикәр суырды. Дөньяның иң рәхәт чагы иде бу! Моңарчы авыл өстенә караңгылык уптым илаһи томырылып төшә сыман иде, хәзер бөтенләй башкача икән! Алдан офык читләре матур апайларның бите сыман алсуланып кызара, яшел кырлар өстенә соңгы нурларын сибеп, кояш китә, әрәмәлек ягында үзенең бәясен белеп кенә сандугач сайрап җибәрә! Бу күренешләрдән малайның йөрәге кысылып куя. Ул, табигатьнең гүзәл манзарасыннан исәрләнеп, чишмә буенда утыра.

      Ә сандык төбендә саба җилләре исә. Ичмасам, җавап тотасы көннәре дә якынлаша: әнкәсе өй тутырып кунаклар җыя. Бик кадерле әйберен табынга чыгарам дип, бичара ана сандык капкачын күтәрсә… ак төргәк буп-буш!

      Ул чакта Әнәсне сүкмәделәр. Аңа «Шикәр Әнәс» дигән кушамат кына ябышып калды. Инде кушамат та Җаббаровның чабуыннан ычкынып бара иде, кайсыдыр мәрхәмәтсезе аны яңартып, янә чабуга тагып җибәргән, рәссамнар йортындагы стена газетасына карикатура

Скачать книгу