Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 4

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

кызлар аулак өй уздыра, моңлы итеп җырлаулары ачык тәрәзәдән урам якка ишетелә иде. Син: «Их, магнитофон булса», – дип, өйнең нигезенә утырып тыңладың.

      – Хәтерләмим, Ирек. Парижга сәяхәт дисәң, рәхим ит, онытмадым. Мәскәү артындагы ял йорты да истә. Ә син һаман ниндидер Алтынай белән саташасың. Ил-дөньяда әзмени андый авыллар!

      – Әлфия өчен син тулы бер хатирә, Әнәс!

      – Харап икән! Безләргә нинди дәрәҗә! – дип, Җаббаров башын артка ташлап көләргә тотынды: – Мәзәк, билләһи! Мин мәзәкне кичерәм, Ирек. Әйдә минем остаханәгә киттек! Шикәр кабып, биш йолдызлыны эчәбез.

      – Кыстама, теләсәң, Әлфияне чакыр.

      – Әллә чакырмас, куркыр дисеңме? Хәзер, тукта. – Җаббаров, канатланып, чолан бүлмәсенең ишеген шакыды. Кичәге төсле бәреп кенә ачарга инде ярамый иде.

      – Асылова иртәнге якта берәр сәгать эшләде дә авырып кайтып китте, – диде тавышка йөгереп чыккан Мәликә ханым. – Сөенче! Сиңа хат биреп калдырды. Мә, укы.

      Җаббаров шикләнеп кенә конвертны ачты.

      «Исәнме, Әнәс! Беренче хатыма җавабың йә ачу булып, йә шатлык булып күңелеңдә генә сакланадыр. Шулай да мин дөрес хат яздым дип уйлыйм. Кичә син дуамалланып архив ишеген ачтың да күз алдымда эреп югалдың. Чын үзең түгел, шәүләң генә булды, ахры, сызылып алдыма төштең тә эредең. Нигә кердең? Куркам мин синдәй сүзсез кешеләрдән! Ишетәсеңме, куркам! Әгәр теләсәң, мин сине күңелемдә йөрткән дөньямнан да сызып ташлыйм. Сагындырып, юксындырып яшәгән кешеләремне мин шунда җыя идем. Җыям да, берәм-берәм барлап, сөйләшеп йөрим. Ничек кадерле алар минем өчен!..»

      «Кадерле булсам бәйләнмәс идең, җүнсез кыз. Матур сүзләреңнең төбендә мәкер ята! Син чагарга җай эзлисең. Син – җиз елан. Тик ашыкма, мин дә елан аулаучы бит…»

      – Нишләтим бу бәйләнчекне? – Җаббаров шулай да эшне кайдан башларга белми өзгәләнә иде. – Нишләтим? – диде ул, ирексездән Сәлимовны якасыннан селеккәләп. Әйтерсең, аны тотып селкегәч, соравына җавап табыла иде.

      – Җиб-бәр! – диде Ирек, буылып. – Дусмы син, дошманмы?

      Соңгысы да табышмак. Үсенә-үсенә Җаббаров җан дустыннан ераклаша, ике арада әкрен генә упкын хасил була, җае туры килгәндә, һәр икесе, бер-берсенең йөрәгенә төбәп, ук атудан да оялмый иде.

      – Яза да яза, кәгазь генә түзсен! – диде Әнәс, хатны кисәкләргә ерткалап. – Син ачуланма, шөрепләреңне коймадым бит. Киңәш бир. Әлфияңнең эзәрлекләвеннән ничек котылыйм? Чебен дулап тәрәзә ватмаса да, безелдәве эчне пошыра.

      – Очрашып аңлашыгыз.

      – Хәзер үк адресын алам да өенә барам! Ала канатларны вакытында имгәтүең хәерле!

      Таксида барганда, Әнәснең гайрәте сүрелә төште. Әлбәттә, көрәштә ул көчле иде. Иҗатына комачау ясап йөргән артык җаннарны җиңел генә читкә дә алып ташлый белә. Әгәр: «Бөҗәк, синең аягыңны тешләп, эшеңне бүлә», – дисәләр, шул бәләкәчне дә үлән арасыннан эзләп табып сытар иде. Тик хыялый җүләр кыз бөҗәк түгел. Эшне бозып куймасын тагын. Әнә Ирек сыман ахмаклар шуны көтеп кенә тора. Иң куркынычы – төркем. Төркем оешса, күсәге белән уңлы-суллы селтәнә

Скачать книгу