Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 7

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

йортына ул билгеле бер вакытта гына барып йөри иде, тик бу юлы режим саклап торуны һәлакәт санады, хәтта әле гадәткә кергән кофе эчүне дә артык күрде. Ул ашыга, бер төенгә төйнәлгән уй-кичерешләрем чишелеп җилгә таралмасын дип кыбырсый иде. Югыйсә:

      – Кая чабасың? – дип, буш коридорда тәмәке пыскытучы Иректән башка аны берәү дә көтмәгән икән.

      – Әлфия мондамы? – диде Әнәс, архив ишегенә ымлап.

      – Озакламый килер. Син стена газетасын кара. Бездән дә көләләр, дус. Укы, укы!

      Кичәге шикәр карикатурасыннан җилләр искән иде. Аны кисеп алганнар да урынына тузга язмаган хәбәрләр чәпәп куйганнар. Имеш, «Казанның Бауман һәм Идел буе районнарына Ирек Сәлимовның ике томлык китабына подписка бирелде. Шушы подписканы алмас өчен алар арасында ярыш бара. Ярышта җиңүчегә Сәлимов китаплары биреләчәк. Районнар беренчелекне алырга ашыкмыйлар».

      – Син үзеңнән үзең көлгәнсең, Ирек. Шаяртасыңмы? Ташла, миңа ишләр кирәкми!

      – Синең күңелне күрәм дип, мин тагын…

      Алар яныннан тавышсыз-тынсыз гына Әлфия узып бара иде, Җаббаров дәшәргәме, әллә Ирек ышыгында мыштым гына басып калыргамы икәнен белмичә икеләнеп торды. Бу юлы Әлфия тузанлы чоландагы карачкыга бөтенләй охшамаган иде.

      – Асылова! – Әнәс, батырлыгын җыеп, кызга эндәште. Эндәшүе дә гади генә түгел, боеру төсендәрәк яңгырады.

      Әлфия, мөгаен, бу очрашуны көтмәгәндер, тигез урында сөрлегә язды. Ирекнең үз юлына китеп баруын күреп, ул, гаҗәпләнеп, Әнәскә:

      – Минме? – диде.

      – Сез, әйе, сез, – диде Җаббаров, «сез»гә басым ясап. Яшь ханымның юаш кыяфәте аңа көч өсти иде. «Бу бичараны юкка гына туктатмадым микән? Ул минем аяк астында туфрак булырга әзер ич», – дип масайды Җаббаров.

      – Йомышыгыз бармы? – диде Әлфия кыю гына. Ул инде үзен кулга алып өлгергән иде.

      – Мин – Әнәс Җаббаров, – диде рәссам эре генә. Әйтерсең исеменең кодрәте бар иде. Һәрхәлдә, ул исемен тәмләп, аерым бер тантана белән әйтергә ярата иде.

      – Беләм, – диде Асылова. – Ни йомыш?..

      – Сизәсезме, безнең мөнәсәбәтләр катлауланды бит әле. Сез инәдән дөя ясыйсыз түгелме?

      – Әйе, минем хатам… хатам төзәтә алмаслык, иптәш Җаббаров. Мин ялгышканмын.

      – Ничек ялгышкансың? – диде Әнәс, «син»гә күчүен дә сизмәстән.

      – Сезне эзләп ялгышканмын. Теге көнне архив ишегендә күргәч үк аңладым. Хатларымның көчсезлеген дә, сүзләремнең ташка сибелүен дә аңладым.

      – Ун ел күңелеңдә йөрткән кешеңнән шулай тиз бизәләрмени? – дип мыскыллап көлде Җаббаров. Кызның җиңелүен күрү аңа рәхәтлек бирә иде.

      – Ләкин минем фикерем әле дә үзгәрми, – диде Әлфия.

      – Кем котырта сине, Асылова?! – Җаббаров ачуыннан буылыр дәрәҗәгә җитте. – Әтрәк-әләм Нурлар, Ирекләрме?

      – Нишләп дусларыгызга яла ягасыз, Җаббаров? – дип рәнҗеде Әлфия. – Алар сезнең хакта чат саен гайбәт сатып йөрми ләбаса! Шулай да сез ялгыз. Бәлкем, тирәгездә йөзләгән кеше чуаладыр, йөзләгән кеше хатлар язадыр, тик сез барыбер ялгыз. Җаныгыз белән тәнегезне ниндидер

Скачать книгу