Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 10

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      – Менә кызык, – диде Җаббаров, аптырап. – Син биш яшеңә хәтле авылда – әбиең янында яшәдең! Каян хәтерлим инде мин аны?

      – Сез кайда идегез алайса?

      – Без шәһәрдә идек. Әниең дә, мин дә зур эшләргә чумдык, бала тәрбияләргә бушамадык. Сине, бераз үскәч тә, авылга озаттык.

      Җаббаров тамчы да ялганламады, дөресен әйтте. Кызы, үткәннәр өчен үпкә белдереп, иреннәрен турсайтты. Сабый Ләйлә бик-бик кызганыч тоелды, күрәсең.

      – Сез эгоистлар, әти. Мин булсам, баламны алай ташламас идем.

      – Кызым, без максатыбызга ирешергә тиеш идек. Аллага шөкер, күп нәрсәгә ирештек тә бугай.

      – Унынчыны тәмамлагач та, заводка керәм, әти. Аңлаешлы, гади тормыш миңа күбрәк ошый. Синнән теләнеп алган акчалар да туйдырды. Ичмасам, үз көнемне үзем күрермен.

      – Син институтка барачаксың! – диде Җаббаров, мөмкин кадәр салкын канлы булырга тырышып. – Башта диплом ал, аннан соң теләсәң кая кит! Ә нәни чагымны дип бәйләнүең чираттагы каприз гына.

      – Юк, әти, алай димә. Сез минем сабый чакларымны беркайчан да сагынып искә төшермисез, чөнки, бөек идеяләр белән кубарылып, күрмәгәнсез сез аны. Икегезнең дә эгоистлар икәнне аңлагач кына соравым иде, үпкәләмә.

      – Әниең котыртты, иеме? – Җаббаров гаепне аерылган хатыныннан эзләде.

      – Әнигә бәйләнмә әле, әти, аның болай да вакыты тар. Ул көне-төне яза да яза, яза да яза. Синең кебек. Син дә, бүлмәңә бикләнеп, кыштыр-кыштыр кәгазь буйый идең бит.

      – Рәсем ясый идем, – дип, сабыр гына төзәтте Җаббаров.

      – Әйе, үзең әйтмешли, шедевр тудыра идең. Ә мин, «әтием, ач әле!» дип, нәни йодрыкларым белән ишегеңә бәрә-бәрә елый идем. Ахыр әни, килеп, ишектән йолыккалап ала да икенче бүлмәгә кертеп җибәрә иде.

      Күр инде бу баланы! Хәтерләвен күр инде шуның! Үпкәләп-үпкәләп сөйләгән була. Үсеп беткән инде, и гомер, гомер.

      – Әти!

      – Әү, кызым?

      – Бөтен картиналарың, этюдларың, пейзажларың арасында бердәнбер гүзәл сын, бердәнбер иҗат җимешең, бердәнбер лаек эш ул – мин, кызың!

      Җаббаров көлеп җибәрде. Мондый ачышны ул көтмәгән иде. Кайчаннан бирле шундый фикергә килде икән соң бу кыз бала?

      – Көлмә, әти. Тыңлап бетер. Көлсәң дә, көлмәсәң дә, һәрьяктан төгәл, камил иҗат җимешең – мин. Калганнары ярым-йорты, ярым мескен рәсемнәр генә. Әгәр зур залга барлык картиналарыңны да элсәң, ә бер читкә мине бастырып куйсаң, дусларың, «Җаббаровның нинди матур кызы бар икән» дип, беренче чиратта миңа сокланып үтәчәк, ә картиналарың икенче планга күчәчәк бит.

      – Ялгышасың, кызым. Шик тә юк, син чибәр. Ә берзаман син картаерсың, яшьлегең сулар, үлем якынлашыр. Баксаң, кеше вакытлы зат икән! Дөньялыкта дим. Ә сәнгать аны мәңгеләштерә, кызым. Мәсәлән, мин сине сурәтең белән ерак гасырларга илтеп җиткерә алам. Инде нәтиҗә яса: рәсем сәнгате мәңгеләштерүнең төп чарасы икән.

      – Син фанатик, әти. Ә кешенең бөек иҗаты – бала! Яшәешнең дәвамлыгы өчен, рәсем сәнгатенә караганда, бала тудыру мөһимрәк.

Скачать книгу