Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 12

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

көндә кайсыдыр бер районда плакат-фәлән языштырып йөрүче бер һөнәрче булып, исеме дә бары паспортына гына теркәлгән килеш калыр иде. Хәбиб абзый аны училищеда укыганда ук башкалардан аерып алды. Егеткә өстәмә дәресләр биреп җибәрә, берсеннән-берсе катлаулы пейзажлар ясарга куша иде. Карт әнә шулай Җаббаровта мин-минлек хисләре дә уятты бугай. Югыйсә остазының теләге укучысыннан эгоист ясау да, иҗатташларына түбәнсетеп карарга өйрәтү дә түгел, сәнгатькә тугры җанлы кеше тәрбияләү иде.

      Остазы аны берзаман җыелыш саен мактап телгә ала башлады. Мактавын мактады, тик нишләптер Рәссамнар берлегенә тәкъдим итәргә ашыкмады. Беркөнне исә үзәккә үтәрлек итеп мәзәк ясады.

      – Кара әле, энем. Аксакаллар киңәшмәсендә сүзләр булды. Сине Союзга… – диде дә, яныннан үтеп баручы студентны чакырып алып, нәрсә турындадыр гәп куертып җибәрде.

      Җаббаровны бөтенләй онытты бу. Көлә-көлә студент белән сөйләшә. «Мине Союзга алалар икән», – дип кинәнеп басып торды Җаббаров. Икенче көнне остаз аны янә коридорда туктатты.

      – Сине алмыйлар әле, – диде ул, Җаббаровның йөрәген парә-парә телеп.

      Әнәс көл сыман агарды.

      – Борчылма, дускай. Син лаек аңа, – дип, җилкәсеннән какты Хәбиб абзый. – Мин бу мәсьәләне тиздән идарә утырышына куярмын. Әзер бул.

      Җаббаров һәрвакыт әзер, хәтта кирәгеннән артык әзер иде. Минем Союзга керүем иҗатыма стимул булачак, диде ул, чынлыкта исә аның яшьтәшләрен узып китәсе, алардан югарырак баскычта торасы килә иде. Моны шәрран ярып әйтеп кара син! Алла сакласын, өзгәләп ташларлар…

      Ниһаять, хыялдан чынбарлыкка күчәсе көн якынлашты. Аны мактый-мактый Рәссамнар берлегенә алдылар. Кемнәрнеңдер күгәргәнче борынына чиертте. Кемнәрнеңдер өмет хыялларын каплады. Кемнәрнедер чаптырып узып китте, һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлый иде. Баксаң, көрәш моның белән генә тәмамланмый икән әле. Иҗат мәңгелек көрәш мәйданы икән ләбаса! Чүп-чар яздыңмы – җиңеләсең. Хет тонна-тонна кәгазь буя, арада гамәлгә яраклысы юк икән, мәйдан тарая, билләр кысыла, син егыласың. Бер рәсемең белән дә мәйдан хуҗасы булырга мөмкин икән. Яшерен-батырын түгел, Җаббаровның талантлы егет икәнлеген күпләр таныды. Әнәс белән якынлашырга тырышты. Җаббаров кына тәкәббер иде: яшьләр, диде. Бу сүзе яшьлеккә төбәп әйтү түгел, картайса да, һаман яшел калучыларга ишарә иде. Җыелышларда берәр җәмәгать эше тапшырсалар яки берәр урынга сайлый башласалар, ул:

      – Минем вакыт тар. Әнә яшьләр… – дип, Нурлар ягына ишарәләр иде.

      Ул шулай әкрен генә кешедән көләргә өйрәнде. Әлегәчә аның һәр кыланышын кичерә килделәр. Әлфия генә тез астына сукты, каһәр! Бүрәнә сыман сузылып, юлына аркылы ятты! Йә кузгат, йә кузгатма, икесе дә бер чама. Малай чак булса, ул Әлфияне толымыннан умырып тотып туйганчы кыйнар, йөрәген басар иде. Классташы Наиләне тукмаган иде бит әле. Ичмасам, күңелләр рәхәтләнгән иде. Наилә шуны онытмаган. Башсыз хатын! Бер елны авылга кайткач, Әнәс артыннан тагылып болынга төште. Яшь кызлармыни! Бии, җырлый, көлә… Ахыр, Җаббаровны ымлап кына яр буена чакырды.

      – Тагын бер

Скачать книгу