Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 4
Тик башта ныклап уйларга кирәк булыр. Саклык чарасы буларак, әлегә Василий илчесе Питәй Тургайны кабул итми торырга. Юк, бөтенләй кабул итмәскә. Кайтып китсеннәр. Әйе, кенәзләре дә вафат, ди. Аты юкның башы юк, башы юкның аты юк, диләр. Сабыр итәргә, Мәскәү тәхетенә кем утырыр, шуңа карап карарын кылыр… Уйла, уйла, Йосыфҗан, урысны борып җибәрерсең, Тургай борылыр да китеп тә барыр ул, икенче көнне Җангали ханзадәдән яучылар килеп төшсә?.. Әнә шунда инде уйлап карарсың…
Әллә соң Питәй Тургайны гына кабул итәргәме? Питәй кадәр Питәй буш кул белән генә килмәгәндер. Без дә илчеләрне буш кул белән җибәрмибез ич!.. Бер форсаттан Мәскәүдәге хәл-әхвәлләр хакында да сорашыр. Күпме генә әтәчләнсәң дә, Мәскәү илчеләре белән исәпләшмәү ярамастыр. Әйтик, Исмәгыйль энесе тегеләрне колач җәеп каршы алсын да, энесеннән күп тапкыр куәтле абасы Йосыф илче кадәр илчене борып җибәрсен, имеш. Энесе белән сәүдә юлларын вә төбәкләрен тәгаен бүлештеләр бугай инде. Исмәгыйль Мәскәү вә Казан юлын таптаса, Йосыф кулында Бохара, Сәмәрканд, Үргәнеч юллары. Хак, Исмәгыйль энесе абасы сәүдәгәрләренә каршы төшкәләде: башта Мәскәүдән борды, аннары Казаннан. Ул гынамы, абасына язып та җибәргән. «Абам, без синең белән сәүдә юлларын бүлешкән идек бит инде, ә син һаман Мәскәүтин белән Казанга сәүдәгәрләрең