Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 8

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

шундый халәттә кала: үз-үзенә ия була алмый башлый, сәяси дөнья ташкыны аны ихтыярсыз вә чарасыз итә, әнә ташкын аны ияртеп алып китә дә әллә кайлардагы чит-ят ярларга илтеп ора. Ләкин уйлабрак эш иткәндә, адәм баласы ул ташкынны да үз файдасына үзгәртә алыр иде кебек. Шайтан өметсез, диләр, ә ул адәм баласы ич. Йосыф бәк еш кына дөньядагы һәрчак үзгәреп торган сәяси ташкыннарга эләккәләде, әллә тоемлавы саклады, әллә Аллаһы Тәгалә үзе, иншалла, исән-имин яшәп ята. Казан иленә күңеле төшкән икән, моның өчен бер дә хафаланасы юктыр, Казанда да үз кардәшләре яши, бер кан, бер җаннардыр, иман турында әйтеп тә торасы юк. Аннары Казанны үзенеке итү аның күптәнге хыялы иде. Бер уйлаганда ерак та түгел, Казан халкы белән нугайларның теле-дине, гореф-гадәтләре бер, тик бер Хода белә ул халыкны – үзбаш яшәргә тырышалар. Йосыф бәк каршымы, мөстәкыйль һәм бәйсез рәвештә яшәргә телиләр икән – рәхим итсеннәр, моннан соң Йосыф бәк Казанга бәйләнмәс – кызы анда булыр, ә тора-бара еллар имин торса, ул мәркәз тәхетенә оныгы утырыр. Булыр ул онык, булыр, табигатьне алдап булмый, боерган итсә булыр. Сау-сәламәт яңа уналты яшенә аяк баскан кыз бала яңа чәчкә аткан гөлҗимешкә тиң ич, ипләп кенә кагылсаң да иш табарга торадыр. Әйе, балны вакытында җыярга, кызны вакытында кияүгә бирергә кирәк.

      Йосыф бәк әйлән-бәйлән уйный башлаган кызларына карап-карап торды да, кузгалып, биек баскычлардан тәхет бүлмәсенә атлады, һәр баскан саен, һәр баскыч саен күз алдыннан Сөембикә кызының гомере узды. Анасы Сөенбикә гүр иясе булган елны ук сабыйны имезгән инәй хатын кинәт вафат булды. Дөя сөте эчереп үстерергә туры килде баланы. Ары таба авызына чәйнәгән ризык та ала башлады. Ни генә эчермәделәр балага. Куй-кәҗә сөте, дөя сөте, елан сөте кирәк дисәләр, мөгаен, елан сөтен дә тапкан булыр иде Йосыф бәк. Ә бит аның мәрхүмәсеннән башка куенына керердәй янә өч хатыны бар иде. Биш яше тулар-тулмас, Йосыф бәк кызны укытырга Бохарадан мөгаллимә китерттерде. Унынчы баскыч, уникенче, унөченче, ундүртенче, унбишенче, уналтынчы – йа Хода, атаңны ташлап китәр көн дә килеп җиттемени?!

      Тәхет ягына кереп, гәүһәр ташлардан җыелган дисбесен кулына алгач кына, Йосыф бәк Сөембикә кызын Казан ханы Җангалигә бирү-бирмәү мәсьәләсен алай да Исмәгыйль энесе белән киңәшергә кирәк булыр дигән фикергә килде. Ләкин уйлана торгач, кул селтәде. Кенәз Василий вафат, диделәр, Мәскәү тәхетенә кем утырыр бит әле. Табигый, бүген анда да нәсел-нәсәбә арасында тәхет өчен дәгъва барадыр. Йә булмаса кенәгинә Еленаның баш баласы олан кенәзне утыртканнардыр. Иван атлы диделәр бугай үзен. Бик диндар икән дип әйттеләр. Димәк, бала балигъ булганчы, Мәскәү тәхетендә, нигездә, кенәгинә Елена утырачак. Ә кенәгинә, башы яшь булса да, Исмәгыйльне яратмый иде. Илчеләре җиткерделәр, бу хакта кенәгинә Исмәгыйльнең күзенә бәреп әйткән. Тик ялагай Исмәгыйль, Василий кенәзгә табак тоткан кебек, моңа да табак тотар. Исмәгыйльдән барысын да көтәргә була. Күптән түгел әнә Мәскәүтингә юнәлгән абасының сәүдәгәрләрен «бу безнең юл» дип борып җибәреп кенә калмаган, товарларын

Скачать книгу