Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 72

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

сатарга теләмәде. Телепа – Казанга яу йөргән кенәз, дәрәҗәле, Дума бояры. Язмышын аның белән бәйләүгә хурланмады, киресенчә, горурланды хәтта. Телепа аның уе-хисе, җаны-теләге, язмышы да. Димәк, ничекләр генә булмасын, аңа агасы Михаил Глинскийдан ваз кичәргә туры киләчәк. Хак, бу хәл Дума боярларында канәгатьсезлек билгесе тудырыр, ә ул киресен эшләр, дәүләтнең иң җитди эшләрен Ивашка Телепага тапшырыр. ӘИван Телепнёв исә үз чиратында янына иң ышанычлы боярларны туплар. Әйтик, абруе вә дәрәҗәсе олуг бай Василий Шуйскийны, ир-канаты Дума әһеле иткән Иван Шуйскийны. Шуйскийлар борынгы Владимир кенәзләре нәселеннән, сүз әйтүче булмас. Аннары сине, агам Михаил, ни өчен мәрхүм Василий төрмәгә яшерә? Димәк, синең дә үткәнең бик үк чиста түгел, хәзер дә җаен табарлар, шул ук Думада утыручы боярлар кылырлар моны. Димәк, син үзең дә олуг кенәз алдында гөнаһлы булган кеше, шуның өчен сиңа сеңлең яклау хәерлерәк булыр. Моны син бик тиз аңларсың. Инде аңламыйсың икән, үзеңә үпкәлә…

      Беренче кавышуларында ук Елена агасы белән булган сөйләшүне Иван Телепнёвка җиткерде. Яшь кенәзнең моңа җен ачулары чыкты. Күр әле син аны, кичәле-бүгенле генә Дума әһеле булып алган Михаил Глинский бөек кенәгинәне оялтырга маташа. Ни өчен диген әле! Иван Телепнёв кенәзне сөйгәне өчен. Күр әле син бу картлачны!

      – Беләсеңме, Еленушка, мин аны нишләтәм – башын зинданда черетәм. Утырып туймаган икән әле. Мин, Еленушка, синең белән зина кылмыйм. Мин сине үлепләр сөям, гашыйк мин сиңа, синең өчен җаным фида. Мин беләм, минем сиңа өйләнергә хакым юк. Тик бит мин сине яратам. Синсез миңа көн – көн, кояш кояш түгел.

      Атна-ун көн дигәндә Иван Телепнёв Михаил Глинский турында шактый материал туплады һәм бөек кенәгинә янына килде.

      – Сез Тверьгә туктагач, кенәз Михаил Глинский олуг кенәз янына бер сихерче карчыкны китердеме, Еленушка? Китерде!

      – Китерде шул, – диде Елена, һични аңламый. – Шуннан ни?

      – Ул анда олуг кенәз Василий III гә карчык кулы белән агу бирдерткән, Еленушка. Юкса таштай-тукмактай баһадир ир-ат көн эчендә хәлсезләнеп калыр идеме?

      Елена бик озак дәшмәде. Ул уйланды. Аның бер сүзе Иван Телепага канат куячак. Тик моңа бармаска кирәктер. Әйе, ул Телепасыз да яши алмый, агасын да югалтасы килми. Алай да икенең берсен сайларга кирәк. Һәм ул карар кылды – Иван Телепнёв.

      – Бу мөмкин хәлме, Ваня?

      – Мөмкин, Еленушка, бик мөмкин хәтта!

      – Инде мин нишләргә тиеш?

      – Син моны Думада расларга тиеш. Бер сүз белән.

      Елена күтәрелеп сөйгәненә карады һәм йөрәге белән тойды: ул аңа каршы тора алмый.

      – Мин риза, – диде Елена, Рәсәйнең бөек кенәгинәсе.

      Кенәз Иван Телепнёв эшне бик тиз тотты. Икенче көнне үк Михаил Глинскийны кулга алдыртты һәм төрмәгә яптырды. Дума әһеле кенәз Михаил Глинскийга ташланган гаеп шулкадәр яман һәм каһәрле иде ки, Дума боярлары митрополит

Скачать книгу