Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 74
Шушы хәлдән соң ун көннәр үткәч, Елена Глинская Шаһгали ханның бикәсе Фатыйманы үз катына дәштерә. Ханбикәне ул үз өендә кабул итә һәм моңа бик нык әзерләнгән була, чөнки белә: ир йөрәгенә ачкыч хатын ашадыр. Мәҗлескә чит илдән килгән кунакларны да китертә – күрсеннәр, тарихка кертсеннәр. Һәм теләгенә ирешә. Кунаклар алдында ул ханбикә Фатыймага табындагы алтын-көмештән торган савыт-сабаларны бүләк итә. Ниһаять, Шаһгали ханны дәшәләр. Ханны тантаналы төстә кабул итә бөек кенәгинә Елена Глинская. Шаһгали ханны кенәгинә якыннары Иван Телепнёв, Василий һәм Иван Шуйскийлар болдырга кадәр чыгып каршы алалар. Шаһгали хан, кыска муенын сузарга, һич югы, бераз гына кыска вә карсак гәүдәсен озайтырга тырышып, кенәгинә утырган бүлмәгә килеп керә. Кенәгинә янында олан кенәз дә утыра икән. Әмма Шаһгали ханны олан кенәз кабул итте инде, ул хәзер бөек кенәгинә каршында, шуның өчен бу юлы Шаһгали хан Елена Глинская аягына төшә, Казаннан китерелгән кызыл болгари итек башын каплап торган көмеш чигүле күлмәк итәген үбә. Почык борынлы, калын иренле, кабак битле, зур вә тырпаеп торган колаклы, ияк очына тирә-ягын йон баскан иләмсез миң кунган Шаһгали йөзен күз каршында ук күргәч, гүзәллеге белән күпләрне таң калдырган кенәгинә йөзен чытмак итә, әмма вакытында үзен кулга ала – ярамый, аңа бу кеше кирәк, бик кирәк. Чөнки бу кешене Казан татарларына каршы җибәрү мөмкинлеге бар. Шаһгали хан кенәгинә йөзендәге үзгәрешне күрми, аннары кеше йөзендәге үзгәрешне күрүгә сәләте дә булмый, башын күтәрә төшеп, нотыгын башлый:
– Государыням, бөек кенәгинә Елена! Мине бала чакта ук хөрмәткә ия ирегез Василий үз тәрбиясенә алган иде. Ул мине кадерләп, анасыннан аерылган көчек нисбәтендә тәрбияләде, ашатты-эчертте һәм, балигъ булгач, Казан тәхетенә утыртты. Гөнаһсыз кешене гөнаһлы итеп, казанлылар мине эт урынына куып җибәрделәр. Мәрхүм ир-канатыгыз Василий миңа