Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 73

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

булмаган кебек: «Әнием, ашыйсым килә», – диде. Елена-ана бала сәламәтләнү куанычыннан наныен кочагына алды да елап җибәрде. Ә табибка ике алтын сузды һәм ияк кагып кына рәхмәт әйтте. Табиб немец иде, бөек кенәгинәгә бил бөкте, әмма яңадан бер сүз дә әйтмәде. Киләчәктә Рәсәй тәхетенә утырасы баланың нинди яман чир белән авыртуын белә иде инде ул. Ләкин бу хакта анасына әйтергә кыймады. Чөнки Рәсәй тәхетендә анасы утыра иде инде, тиздән балигъ бала менәчәк, чире хакында әйтсә, аның үзенә үк яман булып куюы бар иде.

      Чынында исә хәтта олан кенәз дә тәхеткә утырып караган иде инде. Һәм сабый гына булса да, шуны сизде: кадерле вә үтә дәрәҗәле икән тәхеттә утыру – һәммәсе сиңа бил бөгә, итек башын үбәргә үрелә.

      Чыгып китеп барган табибны кенәгинә дәшеп туктатты. Бармак белән генә кире чакырып китерде һәм торып баскан баланы тәрбиячесенә биреп, юынырга чыгарып җибәрде дә, табибның бөрмәле камзул җиңеннән тотып:

      – Феофил, улымның авыруы турында берәүгә дә әйтмәссең,– диде.

      Немец бөек кенәгинәне ярты сүзеннән үк аңлады, кат-кат ияк какты, хәтта бил бөкте.

      – Сез күктән төшкән Орлеан кызы, бөек кенәгинә. Ошбу томана һәм варвар хәлендәге халыкны нәкъ сез яктыга алып чыгарсыз дип ышанам. Баланың авыруы турында берәү дә белмәс, кенәгинә, борчылмагыз, – диде.

      – Кем ул Орлеан кызы, Феофил?

      – О-о, бөек кенәгинә, аңа тиң хатын-кыз тумас та, туса да, аның дәрәҗәсенә вә мәшһүрлегенә ирешә алмас. Соңрак Жанна д'Арк атын алган кыз Франция королен Англо-Саксоннардан коткара – азат итә. Сез Жанна д'Аркка тиң кеше.

      – Сез миңа бу хакта бер сөйләрсез әле, Феофил.

      – Сөйләрмен, сөйләрмен, бөек кенәгинә. Алай да сезгә бүген үк бер киңәш биреп куясым килә. Мәскәүлеләр каланы агачтан салалар, хәтта кирмән диварларын да агачтан йә булмаса яндырылмаган кирпечтән күтәрәләр. Сез, бөек кенәгинә, Италиядән осталар дәштерегез. Каланы, кирмән диварларын таштан вә яндырылган кирпечтән күтәртегез. Диварларны италияле Пётр Фрәзиннән эшләтегез. Ул үзе дә Мәскәүдә.

      – Рәхмәт сезгә, Феофил, киңәшегез өчен, мин уйлап карармын.

      Елена Глинская үзе дә ярым немец гаиләсендә тәрбияләнгән кеше иде. Ул шундук Мәскәүнең яңа Кремлен күз алдына китерде. Һәм икенче көнне үк италияле Пётр останы табып, үз каршына китерергә кушты.

      Кечкенә Пётр кушаматын йөрткән италияле Фрәзинне табып китергәч, ул аңа ярты көн буена Мәскәү каласын, Рәсәй мәркәзен бөтенләй яңабаштан, нигездә, таштан күтәрергә теләве турында әйтте. Күпне күргән, бик күп илләрдә булган, кулыннан бар нәрсә дә килгән Пётр оста бөек кенәгинәдән поттан артык алтын сорады. Останың гаҗәпләнүенә каршы, Елена Глинская шундук ризалыгын белдерде. Пётр Фрәзин Италиядән осталар китертү мәшәкатенә кереп чумды.

      Бу хәлләрне җайга салгач кына, Елена Глинская палатасына Иван Телепнёв белән Василий Шуйский кенәзләрне чакыртып алды һәм үз теләген Думада карауларын үтенде. Үзләрен гелән

Скачать книгу