Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 31

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Искелекне, череп таркалганны сатира юлы белән ялангачландырып тәнкыйтьләү, яңаны, алдынгыны күрә белү һәм аларны раслау – бөек сатирикның бөтен иҗаты өчен хас тенденция әнә шул иде. Шуңа күрә Салтыков-Щедрин иҗаты бөтен Россия халыкларының уртак хәзинәсе булды. Чөнки ул тәнкыйтьләгән күренешләр, типлар – бөтен Россия халыклары өчен уртак, ул яклаган яңа, алдынгы фикер – бөтен Россия халыклары өчен гомуми идеал иде.

      М. Е. Салтыков-Щедринны Казан шәһәрендә яхшы белгәннәр. Безнең якны өйрәнүче В. А. Климентовскийның язуына караганда, Салтыков-Щедрин Казан университеты профессоры, Казан экономика җәмгыятенең секретаре М. Я. Киттары белән таныш булган. Салтыков-Щедрин 1850–1854 елларда алты губернаның (Вятка, Казан, Пенза, Нижгород, Сембер, Саратов) авыл хуҗалыгы күргәзмәсен оештырып йөргән, профессор Киттары исә бу эштә Казан губернасы буенча җаваплы кеше булган. Аның тәкъдиме белән яшь Салтыковны Казан экономика җәмгыятенә эшкә тартканнар. Мәшһүр математик Н. Лобачевский председательлегендә уздырылган бер утырышта Салтыков бу җәмгыятьнең член-корреспонденты итеп сайланган. Һәм ахырдан ул бу җәмгыятькә байтак статистик хәбәр җибәргән.

      …Без туган ягыбыз тарихы пәрдәсенең бер почмагын гына күтәреп карадык. Алабуга – Казан юлыннан кибиткага утырган, казна фуражкасы кигән уйчан бер егет килә. Патша сөргенендә гомерен кыскартып яткан, казна эше белән безнең якка юл тоткан бу егетнең күңелен ачу катыш ирония биләгән: үткен күзләре белән ул тирә-як мужикларының аяныч фәкыйрьлеген, аларның канын эчүчеләрне күзәткән, аның хыялында якты киләчәк төсмерләнгән.

      Тарих пәрдәсенең бер почмагын күтәреп караганда, без Татарстан җиреннән Ш. Мөхәммәдевләр, Тукайлар, Әмирханнар, Камаллар иҗатына тәэсир ясаган мәшһүр сатирикның, хакыйкать сөюченең Казанга таба килүен күрәбез. Казан ягына ул иҗаты белән анда мәңгегә калырга аяк баскан. Тарих шулай хөкем иткән…

Социалистик Татарстан. – 1976. – 27 гыйнвар

      Иван Бунин и татарский фольклор

      «Позвольте, о каком Бунине идёт речь? О выдающемся русском поэте и прозаике? Бунине, который перевёл на русский язык «Песню о Гайавате» Лонгфелло, стихи Саади, Ады Негри, словом, – с немецкого, итальянского, польского, французского?»

      Именно такой вопрос возникнет у читателя при виде заголовка этой статьи.

      Да, речь идёт об Иване Бунине, прекрасном русском писателе, поэте и переводчике. О Бунине – писате- ле недюжинного таланта, эрудированном, интеллигентном человеке своего времени. Впрочем, такими были Л. Н. Толстой, А. И. Куприн, А. П. Чехов, А. М. Горький…

      Филологам известно, что татарский язык изучал великий демократ Н. Г. Чернышевский: в архиве писателя нашли словари, где рукой Николая Гавриловича написаны русские слова и переводы к ним на татарском языке. Известно также, какой интерес проявлял А. М. Горький к татарам: он общался с ними, знал их обычаи, с большим уважением относился к их песням. Ему была

Скачать книгу