Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 25

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

каушап, китапларны шудыра башладым. «Татар халык мәкальләре»нең бер томын алып карыйм – артында хатын юк. Икенче томын алам – юк. Өченчесен алам – юк. «Саф күңел» романын, «Муса» романын алып карыйм – юк (аудитория тәмам әсәренде, инде көлүчеләр дә бар). Шунда ни булды дип уйлыйсыз? (Эффект өчен пауза бирәм.) Кием шкафын «на всякий случай» ачып карасам… карасам… Анда, аскы якта әле күптән түгел генә сатып алган пылесостан бушаган картон коробка бар иде: хатын шул коробкага кереп утырган да пылесос тавышы чыгарып «веж-ж-ж, веж-ж-ж» килә. Чак аңына китереп, урынына алып барып салдым. Менә ул буржуаз сәнгать кешене ничек имгәтә…

      Аудитория һаман да әле, инде кыңгырау чылтырауга карамастан, минеке иде. Гадәттәгечә, мин кыза төштем.

      – Шулай, барысын да үз урынына куеп, рәтләп йокыга талдым. Әйе, моннан соң андый «буржуаз сәнгать»кә йөрдем юк. Тәк, тәк, дим. Инде йоклыйм, йоклыйм… дип уйлап бетермәдем, малай йоклаган бүлмәдә ниндидер бер шыбырдау ишетелде. Мин сикереп торып җәлт шунда! Кердем, утның кабызгычын, дерелди-дерелди, озак эзләдем, кабыздым. Кабызсам – «ну шту иты такуе!» – әпәйт-теки малай юк (лекция булмагач, мин рустан кереп татар тегермәнендә тартылган кайбер гыйбарәләрне ирекле сөйләмдә кулланырга үземне хаклы дип исәпли идем).

      Аудитория тынсыз. Эффект! Мин пауза бирәм. Аудиториянең тыны кысылган, мин юри сузам. Тәрәзәгә карыйм. Унберенче каттан күз салганда, Идел пристане, Мәрҗани мәчете, «Татарстан» кунакханәсе, Бауман урамындагы чиркәү, карт университетның төп бинасы – уч төбендәге кебек.

      – Һәм шунда нәрсә булган дип уйлыйсыз?

      Аудитория әле тын алмаган. Төп ударны менә хәзер ясарга кирәк. Момент!

      – Башымны күтәреп, өскә карасам… алты яшьлек малаем… люстрада утыра иде.

      Уф-ф… Аудитория сулыш алды. Мин бик бәхетле идем. Үземә үзем сокланып, эчтән мактанып, күкләргә аштым инде.

      Шунда группада мин яраткан бер кыз (ул староста идеме, әллә комсоргмы?), елмаеп, бер реплика ташлады:

      – И Мөхәммәт абый, арттырасыз инде, алай ук булмаган бит инде.

      Шул җөмлә мине җиргә төшерде. Папкалар, конспектларымны алдым да саубуллашып чыгып киттем. Ләкин мин, мактанчык, бәхетле идем. Мине вакытында туктатырга кирәк иде. Югыйсә…

      VI

      Факультет фестивале бара. Партбюро, профбюро мине кыса: мин кураторлык иткән группадан фестивальдә берәү дә катнашмый икән. Әллә нинди сәер группа булды бу: ни җырлаучы, ни биюче юк. Барысы да тәнкыйть мәкаләсе яза, стена газетасына әллә нинди рецензияләр урнаштыралар. Арада икеме-өчме инвалид егет тә бар, лекцияне бүлдереп, сораулар бирәләр, семинарда гел бәйләнеп утыручылар бар. Җырчы, биюче юк.

      Шулай да, бик нык тырышып, ярымҗырчы берәүне таптым. Октябрь Норлаты мишәре. Гел «биш»кә укый, бернигә исе китми, юл өстендә «манигъ күрсә» (Тукай) тибә дә аудара…

      Сәхнәгә шуны чыгардык «истфилфак» фестивале көнендә. Университетның Актлар залын биргәннәр иде. Бик кыю чыкты сәхнәгә әлеге «Октябрь манигы»

Скачать книгу