Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 28
Менә шул мактаулы Шириязданов янган бит әле. Нәрсә белән диген? Биш ай буе партвзнос түләмәгән. Юк, акча кызганудан түгел. Болай, «просто», ул факультетка килгән көнне взнос җыючы килмәгән, взнос җыючы килгән көнне Шириязданов күренмәгән.
Декан Н. А. Гуляев яңадан гаҗәпсенә:
– Ну что это такое? Я просто не понимаю…
Рим аклана, бала янында утырдым, җае чыкмады, ди. Минем тырышлык белән нибары «телдән кисәтергә» дигән карар кабул итәбез. «А задолженность немедленно погасить».
«Дело»ны мин шул көнне үк университет парткомына илтеп тапшырам. Әле безне анда карарга тиешләр.
Шулай, көтәм. Февраль, март узды, апрель узды – парткомга чакыручы юк. Майның матур бер көнендә партбюрога телефон:
– Магдеев, немедленно разыщите члена КПСС Шириязданова! Завтра в 15.00 слушается его дело.
Бөтен кафедраны эшкә җигеп, Римны эзләп табабыз, вәгъдәсен алабыз. Икенче көнне ул парткомның кабул итү бүлмәсендә иде инде. Безне чакырдылар. Партоешма (университет) секретаре мәрхүм Виссарион Фёдорович Семёнов иде (мин боларны язып утырам, ә бер ай элек, 1993 елның декабрь башындамы, ноябрь ахырындамы, В. Ф. Семёнов урамда йөрәге туктап үлде, юньле профессор, политэкономия кафедрасы мөдире иде).
Мин «эш»не сөйләп бирдем. Бәхәс китте. Берәүләр «строгач, без занесения в личное дело», икенчеләр «строгий выговор с занесением в личное дело» тәкъдим иттеләр. Рим да башын аска иеп, өстәл башында басып тора.
Ректор Михаил Тихонович сөйли – бер үк сүзләр!
– Я просто не понимаю. Как это можно в течение пяти месяцев не платить взносов? Вы же молодой коммунист. Это же элементарная обязанность коммуниста. Почему я, ректор, нахожу время для этого, а вы – молодой аспирант – не находите? Или не считаете нужным? Может, он, в самом деле, не нужен партии?
Ул сораулы карашын В. Ф. Семёновка юнәлтә.
Римны партиядән куып чыгарабыз дигәндә, КПСС тарихы кафедрасы мөдире Р. И. Нәфыйгов күтәрелә (партком әгъзасы).
– Мин аңлап бетермим. Бу егет миндә укыды, һәйбәт, юньле егет иде. Мин аңлап бетермим. Бу – ниндидер недоразумение. Бу егет андый булырга тиеш түгел иде.
Рәфыйк Нәфыйговның бу чыгышы Римның язмышын хәл итте, «строгий выговор без занесения в личное дело» дигәнгә партком әгъзалары кул күтәрделәр, секретарь беркетмәгә нәкъ шулай дип язып куйды: «за» – 18, «против» – 1, «воздержались» – 2. Беркетмәгә кул куелды. В. Семёнов безгә үзенең шома ияге белән ишарә ясады: «бездельник» Шириязданов белән сиңа, «бездельникка» чыгып китәргә мөмкин,