Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 27
Ләкин бит минем, сигарет тартырга дип алгы ишектән чыгып китеп, коридорда сигаретны сүндереп, арткы ишектән шыпырт кына кереп, рәтләр арасыннан килгәнне белми ул теге бала, теге бахыр…
Киләм арткы рәтләрдән, киләм күзәтеп. Күрәм: якты ботлы, кыска итәкле бер кыз ботлары арасына шпаргалканы куйган һәм шуннан үзенең өстәлдәге кәгазенә умыра гына бит! Нишләргә? Кыз бик чибәр. Хәзер мин моны тотсам, «дело»сын ябып, университеттан куарга кирәк, «жалко ведь!» Нишләргә? Бу кызны саклап калырга иде. Шәһәр кызы булса кирәк, юбкасы бик кыска. Шпаргалка өчен бер дә җайлы түгел ул кыска юбка. Киләм арттан әкрен генә, ә теге сизми бит. Әйтерсең тәрәзә кәрнизенә бәйләп куйган каз итен песнәк чукый. Ләкин песнәк ул, өч-дүрт тапкыр чукыгач, як-ягына каранып ала: мәче юкмы? Ә бу кыз карамый. Ә мәче һаман якыная. Нишләргә? Тотыла, әрәм була бит бу. Юк, бу баланы сакларга кирәк. Шунда мин аның артына килеп басам да бик ыспай хәрәкәт белән генә теге шпаргалканы алам. Дөрес, бераз мәшәкать чыга: кызыкай кискен хәрәкәт белән «гармошка»ны (шпаргалка гармун формасында эшләнә) эчкәрерәк шудырмакчы булды, ләкин кәгазь минем кулда иде инде. Безнең бу «бәрелеш»не берәү дә сизмәде, күрмәде. Шпаргалканы мин чалбар кесәсенә яшердем. Бераздан бу тирәгә яңадан килдем. Кызыем, берни язмыйча, тик утыра, яңакларыннан ялкын бәрә иде. Мин аңа шыпырт кына:
– Нигә язмыйча утырасың? – дидем.
Бу инде тулы реабилитация иде, һәм ул сулыш алды. Кызу-кызу яза башлады. Мин дә, үземнең кешегә яхшылык эшләвемә сөенеп, җиңел сулап куйдым.
Ләкин беренче сентябрь көнне аудиториядә мин аны күрмәдем. Бичара, йә язганы «ике»лелек булган инде аның, йә балл җитмичә калган…
X
Факультетның партбюросында «оргсекретарь» булып эшлим. Яхшы итеп, тарышып эшләргә кушалар. Әнә Табеев үзенең карьерасын шуннан башлады, студент вакытта ук партоешма секретаре булды, диләр. Уйлап йөрим: начар булмас иде, шулай күтәрелеп, дөнья оҗмахында бер яшәп алсаң…
Ләкин миндә җыен «пычрак» эш: «персональное дело»ларны мин әзерлим. Кемгә кисәтү, кемгә каты кисәтү, кемнедер партиядән үк чыгарырга. Бүгенге бюрода ике эш: партиягә әле генә кабул ителгән (кандидатлыкка) бишенче курс студенты Х. ның тәртибен тикшерәбез. Җитмәсә рекомендациянең берсен мин биргән идем.
Гаеп зур: яңа елны каршы алганда, студент X. салкын портвейн эчкән. Тулай торак бүлмәсендә бәйрәм иткәннәр. Бервакыт салкын портвейннан моның эчен бора башлаган. Түзгән бу, түзмәгән түгел. Әмма актык чигенә җиткәч, урыныннан сикереп торган һәм, бөтен егет-кызларны гаҗәпкә калдырып, бүлмәдән чыгып йөгергән. Тик… Туалетка барып җитә алмаган, коридорның караңгы башында, бер ишек янында эшен бетергән. Шуннан үз бүлмәсенә кайтып яткан. Ә төн уртасында бу урынга якын бүлмәдә яшәүче кыз торып, караңгы