Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 27
– Хөрмәтле галиҗәнап, атабыз олуг кенәз Иван Васильевич, – дип, тәхет хуҗасының аягына егылды, – Казан-йорттан сезләргә күп сәламнәр алып килдем. Без Сезләрне үзебезнең бердәнбер һәм алыштыргысыз хакимебез дип саныйбыз. Ходай озын гомер, патшалык куәте бирсен. Эчкерсез хөрмәтемнең билгесе итеп, Сезләргә бүләк алып килгән идем, кабул итеп алсагыз, бик шат булыр идем…
– Бүләгең кая? – дип сорады Иван битараф кына.
– Тышта, – дип, орынган башын идәннән күтәрде Кәлимәт, – Сезләр кайда кушса, шунда илтәбез.
– Ни-нәрсә соң ул?
– Аю, Иван Васильевич җәнаплары, Мишка…
– Мишка?!
Иван, гаҗәпләнеп, бәккә терәлеп катты.
– Тор әле, поганец, тор. Татарлар, гадәттә, чапкын бүләк итә торганнар иде, син аю дисең. Мишка… ха-ха-ха…
Ул буыла-буыла көләргә тотынды. Аңа ияреп боярлар, дьяклар, җансакчылары шыркылдый башлады.
– Өйрәтелгән аю, – диде Кәлимәт, патша көлеп туйгач, – берәүдә дә юк андый аю. Корымга буягандай чем кара.
– Ниемә дип, алайса, утырасың соң, күтәр үкчәңне, бар, тиз бул, Михалычны алып кер.
Кәлимәт атна буе тыныч кына үзенең язмышын көтеп утырган алпамша тәпине, җитәкләп диярдәй, патша янына алып керде. Аюны баһадир гәүдәле дүрт кеше чылбырда тота. Кулларында озын саплы балта. Алай-болай тузынырга керешсә, хәзер маңгаена балта түтәсе төшәчәк.
Бүләк аю гайрәтен күрсәтергә ашыкмады. Киресенчә, үзен иркә мәче шикелле тотты, дәрәҗәле урынга килеп эләгүен сизенә иде булса кирәк. Дәрәҗәле урын – бер үк вакытта иң куркыныч урын да әле ул. Шулай да яңа хуҗасын ошатты, ахры, сәлам биргәндәй, калын тавышын чыгарып үкереп алды.
– У-у-у…
Иван яшь бала сыман сөенде. Аюның бер алдына, биш артына төште, маңгаеннан сыйпады, сөйде, яратты. Ул яшьтән шушы ерткычны үз итте. Башкалар эт дип хыялланганда, ул атасыннан аю баласы бүләк итүен үтенде. Шуннан китте инде. Көч-куәтләре, җитезлекләре, килеш-килбәтләре белән ихтирамын яулады Михалычлар Мәскәү тәхетенә дәгъва кылучы малайның. Баш бирмәүчеләренең маңгаена үзе үк кистән белән тондыра иде. Бер сугуга ега иде. Үзе дә аюдай гайрәтле иде Иван.
– Каян эләктердең син, поганец, мондый нөсхәне, беренче күрү-ү-ү-ем, – дип сузды олуг кенәз. – Шаккатмалы бит, ә? Гәүдәсе дисәң гәүдәсе, төсе дисәң төсе…
Шул арада Михалычның сырт йонына кызыл төстәге тукыма да бәйләп куйдылар. Ул инде бозымнардан азат иде.
– Кеш тиресеннән тегелгән бер тунымны китерегез! – дип әмер бирде олуг кенәз.
Иван әлеге зиннәтле тунны бәхетеннән ике-өч җәя буе кадәр үсеп киткән Кәлимәтнең җилкәсенә элде.
– Бәйрәм ашы – кара-каршы, бәк. Бу тун сиңа җиңеллекләр алып килер. Чөнки син бүгеннән минем Казан йортындагы яшерен шымчым буласың. Колакларым. Күзләрем. Ышанычым.