Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 43
– Рәсәйне фәкать православие ярдәмендә генә берләштерергә мөмкин, шуны һәрвакыт исеңдә тот, – дип, васыятен тәкрарлады Иван, – «Бөтен Рәсәй җире» тәгъбирен хәзер берәү дә шик астына алмый. Әмма эшләр күп кала әле. Мин Ярославльне, Новгородны, Тверьне, Вятка, Пермьне Мәскәү кенәзлегенә куштым. Сиңа Псков, Смоленск, Рязань кала. Һәм дә…
Иван, сулышы кысылып, беразга тынып калды. Аннан соң авырлык белән әйтте:
– Аңа кадәр Мөхәммәдәмин ханнан минем үчемне кайтар. Монысы – иң кичектергесез бурычың. Тора-бара исә Мәскәү элекке Алтын Урда җирләренең төп хуҗасы булып калырга тиеш. Балаларыңа да шуны васыять итеп калдыр. Рәсәй Византияне уздырачак. Ә хәзер бар, эшеңдә бул, мин арыдым…
Василий, атасы яныннан чыккач, шактый уйланып утырды. Баксаң, аның һич тә олуг кенәз буласы килми икән ләбаса. Атасы канаты астында күпкә тынычрак, рәхәтрәк, уңайлырак булган икән. Ил тезгенен үз кулыңа алу – ифрат та җаваплы бурыч. Иван III шикелле ул да каты куллы, булдыклы, максатчан була алырмы? Мәскәүне бөтен килеш саклый алырмы, дан-куәте артырмы, тоныкланып, сүнеп калмасмы? Тик шунысына иманы камил: ул, атасының васыятен үтәү өчен теше-тырнагы белән тотыначак. Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык ул.
Кичке якта Иван телдән калды, бераздан аңын югалтты. Төн уртасында исә күзләрен йомды. Уллары, кызлары, туганнары, дин әһелләре аның янында иде.
Шул рәвешле, Иван III дәвере төгәлләнде. Ул нәкъ кырык өч ел да җиде ай дәвам итте. Аннан мирас булып бердәм, төзек һәм хөр Рәсәй калды.
Кыш тәхет мәшәкатьләре белән үтеп китте. Яшь патша әле һаман үзенең хакимлегенә күнегеп җитә алмый иде. Кыенсынган чаклары да булгалый, билгеле. Аннан соң, миннән юньле патша чыкмас, ахры, дип, үзен үзе битәрләргә тотына. Атасы аны, кулың каты булсын, җебеп төшмә, дип юкка гына кисәтмәгән, күрәсең. Котылырмы ул кайчан да булса бу тискәре сыйфатларыннан, Хак Тәгалә үзе генә белә. Иң мөһиме, вәгъдәдә торырга кирәк. Абруе хәзер Казан белән бәйләнгән. Җиңүгә ул шикләнми. Казанлылар баштанаяк коралланган йөз меңлек Рәсәй гаскәренә каршы тора алмаячак. Чөнки Мөхәммәдәминнең гаскәре ике мәртәбә ким. Нижнийга һөҗүм моны бик ачык күрсәтте. Ока елгасы буендагы урыс җирләрендә баскынлык итсәләр дә, каланы кулларына төшерә алмадылар.
Әле бер бик мөһим мәсьәләне хәл итеп бетермәде Василий – үзенә гаскәр башы вазифасын алыргамы, әллә икенче берәүне куяргамы?
Шактый вакыт утыра инде ул өстәл янында. Эчә, ә хәмер алмый. Чөнки башы уй белән тулы. Әгәр Казанга гаскәр белән үзе бармаса, куркаклыкта гаепләмәсләрме? Дөресен әйткәндә, һич тә аягы тартмый. Тик мәсьәләне шулай хәл итәргә кирәк ки, сарык та исән калсын, бүре дә тук булсын.
– Кәрлә, хет син бер-бер акыллы киңәш бирер идең? – дип, бер читтәрәк буянып утыручы кызыл күлмәкле шамакайга дәште.
Шамакай, иреннәрен кыйшайтып, хуҗасына мыскыллы бер караш белән карап торды да:
– Син, Казан сылтавы белән, Иван Василыч артыннан хур кызлары янына ашкынасың булыр. Бар, бар, алдыңнан артың матур. Анда хәмерне