Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб. Группа авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов страница 5

Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов

Скачать книгу

ачык шулай булачагы,

      Аны сизәм сездә буласын,

      Башка берәү сезгә якын булса,

      Беләм, гөлкәй, мине онтасың.

      Мине онытма, дисәм ялгыш булыр,

      Тормыш мәҗбүр итәр ул эшне.

      Миңа булган хисне тормыш басар,

      Дәрья иткән күк тар бер инешне.

      Йә, хуш!!!

Киләчәктә онытыласы дустыңШакиров И. И.

      Сугыш башланды…

1941 ел, 24 июньТАССР, Мамадыш районы,Түбән Ошма авылыЗӘЙНӘП ИРКӘМӘ!!!2

      Их, бәгърем, өзелә үзәк,

      Яна йөрәк сине сагынып.

      Түзми күңел йөрәк ярсыганга,

      Тәндә яна утлар кабынып.

      Кайтасыңмы, гөлкәй, озатырга,

      Фронтларга чыгып китәм бит.

      Яшьле күзләр белән юлларыңнан

      Кайтыр диеп сине көтәм бит.

      Санаулы көн, иркәм, минем өчен,

      Секундлары уза әрәмгә.

      Сөйләшер идем дә серемне,

      Васыять әйтер идем иркәмә.

      Мине көтә канлы фронт кыры,

      Юк итәргә терек гәүдәмне.

      Тырышканда бөек Ватан өчен,

      Кем соң күрер минем үлгәнне.

      Әйе… күрерләр, бәлкем…

            батыр сугышчылар

      Дошман пулялары тигәнен.

      Тик күрмәссең, иркәм,

      Бер син генә

      Иркәңнең тилмергәнен.

1941 ел, 24 июльСоколка

      Сөеклем Зәйнәп, мин, синең иптәшең Искәндәр, сиңа үземнең йөрәгемнән, хәсрәтле һәм уйга чумган башымнан кайнап чыккан ялкынлы сәламемне Соколкадан җибәрәм, без 1 сәг 30 мин та килеп җиттек һәм сиңа хат салырга уйладым. Иркәм, мин сиңа бик күп сүзләр язасым килә, ләкин син инде борчылырсың…

      Irkәm, sin min yazgannarga aзulanma, мин фәкать үземнең йөрәгемдәге саф серемне язам. Иркәм, мин сине өзелеп сөйдем һәм шуның өчен тормышка алдым. Тик шунысы кыен, син ул якка бик үк риза түгел бугай. Шулай, гөлкәй, мин сине тик яратуым белән үземнең тормышыма өндәдем һәм син дә, минем сүзгә каршы килми, миңа килдең. Их, бәгърем, мин бу хакта сиңа берни дә әйтә алмыйм. Мин, бәлкем, гаепледер дә, бәлкем, юктыр да. Үз бәхетем буенча гаепле түгел, тик физически яктан сиңа бераз кыен… син ул ягыма үкенәсең булса кирәк. Ә мин, һичбер нәрсәне бар дип белмичә, сине иптәшем иттем һәм синең гыйшыгыңда янам. Мин үземне бәхетле санадым һәм саныйм. Чөнки мин үз теләгән кешем белән кушылдым. Их, нинди күңелле иде бергә торуы… Әйе, бәлки, тагы бергә булырбыз, анысы язмыш эше. Мин һәм син исән булсак, анысы һичшиксез. Тик мине куркыткан бер генә нәрсә: син мине онытырсың һәм башка берәү белән тормыш корырсың. Монысы синең эш, син дә минем тормыш тоткам. […] Ярый, әгәр мине җан һәм гомерлек дустың, иптәшең итәсең икән, ул вакыт мине син һәрвакыт якын итәрсең.

      Йә, гөлкәй, калган сүзләремне башка чакта язармын, хәзергә хуш, тыныч һәм рәхәт яшә. Их, гөлкәй, тагы бер генә булса да бит очыңнан үбәр идем.

Йә, сине үбеп кочаклап калучыүзеңнең чёрныең Искәндәр1941 ел, 27 июльКуйбышев шәһәре

      Зәйнәп иркәм, сиңа Куйбышев шәһәреннән кайнар сәламемне җибәрәм. Без монда пристаньга 27/VII дә килеп туктадык. Саратовка 29/VII ләрсез җитеп булмас әле. Ә кайсы шәһәргә туктыйсы билгесез. Килүе кыен, кеше чиксез

Скачать книгу


<p>2</p>

Зәйнәп туганнары (абыйлары, энеләре) Барый һәм Харис белән күрешергә туган авылы Сасмакка китә. Алар фронтка повестка көткән булалар. Ирен армиягә озатырга кайтып җитәргә дә кирәк. Шигырьдә менә шулар турындагы авыр уй-хисләр чагылдырылган.