Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб. Группа авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов страница 7

Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов

Скачать книгу

алмыйм…

      Раиф «Шакиров хат язмый» димиме? Бер язармын әле, вакыт булса. Только суганлап-борычлап.

      Ярый, Бер-ике генә куплет булса да шигырь языйм әле, бәлки, сагынуымны шул җөмләләр аңлатырлар.

      Көндез уйлыйм бергә булганнарны,

      Төнлә төшләремдә күрәмен.

      Чиксез көчләр белән сөйдем, иркәм,

      Шуңа күрә синдә теләгем.

      Тормыш дулкыннары теләгемне

      Җуя алмас күкрәгемнән.

      Тәндә актык тамчы канымача

      Чыкмам, иркәм, шул теләгемнән.

      Гыйшык уты кабыздың йөрәгемдә,

      Шунда кайный сөю теләгем.

      Мә ал, иркәм, сиңа тапшырамын

      Уттан кайнар булган йөрәгем.

      Күкрәгеңдә саф мәхәббәт булса,

      Әйткән сүзләремне үтәрсең,

      Башкаларга күңел салмаенча,

      Кайтуымны, иркәм, көтәрсең.

      Шушы хатны язып утырганда, синең тагы бер хатыңны китереп бирделәр.

      Менә күз алдымда язган хатың,

      Ул сөйләде синең хәлеңне.

      Тик үзең юк, кысып сөяр идем,

      Суырып үбәр идем йөзеңне.

      Их… бу тормыш ник соң болай

      Аерды икән сөйгән иркәмнән.

      Бергә булганда да, мин сагынып

      Кысып сөя идем биленнән.

      Ә хәзер юк күз алдымда

      Уттай янган серле күзләрең.

      Һәр секундлар саен искә төшеп

      Сагындыра әйткән сүзләрең.

      Әйе, гөлкәй, авыр аерым тору,

      Төрле хисләр мине борчыйлар.

      Һәр кош аша сәлам әйтер идем,

      Кошлары да монда очмыйлар.

      Сахралардан чәчәк җыйдым,

      Җыймадым сарыларын.

      Үзең тапсаң, миңа да сал

      Сабырлык даруларын.

      Сызылып таңнар аткан чакта,

      Офыкларда күзләрем.

      Шул офыктан син иркәмнең

      Күз нурларын эзләдем.

      Җырлар язам, иркәм, сиңа,

      Исеңә алып җырларсың.

      Йомшак җилләр искән чакта,

      Мин сагына дип уйларсың.

      Уйламыйча яши алмыйм

      Синең серле күзеңне.

      Йокыларга яттым исә

      Төштә күрәм үзеңне.

      4 хатыңны алдым. «Хат язганга гаепләмә» дип язасың. Яз, бәгърем, мөмкин булса, тагы ешрак. Синең хатыңны укысам, янган йөрәк бераз басылып тора. Хатларымның кеше турында һәм мондагы тормыш турында булган җирен ерта бар, иркәм, анысын үзең беләсең, ярамый. Их, шушы хат белән үзем дә кайтсам иде. Шундый хыялланам, иркәм, ничек түзим икән синсез. Ичмасам, сугышы да җиңүгә таба борылмый, әле әзрәк өмет итәр идем. Күпкә барырмы икән, беләсе иде?! Кыш ни булса да булыр инде.

      Ярый, бик борчылма, Зәйнәбем. Безнең кебек аерылганнар ил белән бит алар. Бер авыр периодны үткәрми, тыныч яшәп булмас инде. Тәмәке булса ал әле, иркәм, җибәрер идең. Карточка җибәр.

Йә, серле күзем, пока сау бул, үбеп, Шакр1941 ел, 12 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

      Исәнмесез, сөеклем Зәйнәп! Җәйге табигатьнең алсу таңында чык тамчылары белән чуарланып, моңлы һәм сагышлы күзләргә җемелдәп күренгән һәм күңелгә үткән рәхәт моментларның хисен китерә торган зәңгәр чәчәкләр санынча күкрәк

Скачать книгу