Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб. Группа авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов страница 8

Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов

Скачать книгу

чыксаң ишетерсең

      Моңлы кошлар сайрау тавышын.

      Кошлар, сайрап, бәлки, аңлатырлар

      Иптәшеңнең көчле сагышын.

      Таңнан торып хатлар язган чакта,

      Кайный башта хыял дәрьясы.

      Күренер төсле кичтән ай түрендә

      Нурлы-серле күзең шәүләсе.

      Адресның дөресе болай: Саратовская область, п/о Разбойщино, п/я № 232/7

Ярый, пока, хуш, сагынычлы сәлам беләниптәшең1941 ел, 15 августСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

      Сөеклем Зәйнәп, сиңа үземнең сагынычлы сәламемне шушы кәгазь аша тәбрик итәм. Сөеклем, син мине әллә бөтенләй исеңнән чыгарып, онытып ташладыңмы? Ничек шулай тиз оныта аласың син? Әллә мин үзем барында гына күзләремә карап, «иркәм» дип сөя идең дә хәзер күз алдыңда булмагач онытылдыммы? Йә булмаса, минем язып салган хатларым синең кулыңа кайтып кермиләрме? Мин иртә тору белән көн дә кичкә кадәр синнән хат көтәм. Бүген, 15 август, синнән, һич югында, бер хат килергә тиеш инде, ә ни өчендер килми. Инде минем борчылуымны син беләсең. Мин, аяк атлаган саен, сине уйлап кая басканымны онытам. Сагынам, бәгърем Зәйнәп, сагынам, мондагы барлык авырлыкларга түзәргә була. Но сагынудан кыены юк икән.

      Салкын сулар булса иде

      Сусаганда эчәргә.

      Сагынганда кайтыр идем,

      Канат булса очарга.

      Сызылып таңнар аткан чакта,

      Кош сайрый бакчаларда.

      Күз нурыңны айдан эзлим,

      Төнлә йөргән чакларда.

      Менә шушындый җырларны күңелдән кичереп, айга карап уйланып йөргәндә, йөрәкнең сине уйлап кызу тибүен белсәң иде, гөлкәем.

      Әйе, иркәм, аерылдык, бу аерылу хәере белән булсын инде. Әгәр безнең войска дошманны чигендерә башламаса, исән кайтып булмас. Безгә дә монда күп ятарга туры килмәс, ахры. Әйе, моның белән күңелне төшермик әле. Кеше әллә ничә ел йөреп тә исән кайта. Бәхет булса, гомер булса, елы үтәр дигәндәй, бәлки, безнең бәхеттән җиңү дә безнең якта булыр. Иркәм, әле мин якты дөньяда 3 кенә көн торган кебек, әле яшисе иде. Яшисе генә түгел, синең белән картайганчы гомер кичерәсе иде. Но бу тормыш безнең яшьлеккә генә туры килде.

      Бу хатымны вакыт булган саен өзеп-өзеп язам, караульный помещениедә язам… Иртәгә ял көне дә, вакыт әллә була, әллә юк, бүген яздым әле. Соң, үзегез нихәлләрдә ятасыз? Исән-сау гынамы? Нинди яңалыклар бар? Отправка һаман дәвам итәме? Хан абыйның хаты киләме. Фатыйма апага һәм барлык укытучыларга һәм әбигә күп итеп сәлам тапшыр. Бу хат барып җитү белән, кичектермичә хат яз. Ичмаса, чыгып киткәнче, бер хатыңны укып хәлеңне белермен. […] Борчылма, иркәм, борчылып, үзеңне үзең бетермә, тыныч яшә. Минем документлар арасында Чистай лагеренда оборона значокларына здавать иткән справка (характеристика) бар, шуны җибәр. Аннан, махорка булса алып куй әле. Мин сорасам, җибәрерсең. Бабайларга хат язганда, миннән дә сәлам әйт. Килмәделәрме? Фатихтан хат килсә, конвертлап монда сал. […]

Ярый, хуш, сәлам беләниптәшең Искәндәр1941

Скачать книгу