Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб. Группа авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов страница 11

Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов

Скачать книгу

сафта һичшиксез җиңәрбез,

      Корыч булса безнең тылыбыз.

      Алгы сафтан, һәрбер сугышчыдан

      Сезгә сәлам язып калабыз.

      Элемтә булсын безнең бар сафларда,

      Тыгыз булсын безнең арабыз.

      Ватан сугышы – изге сугыш өчен,

      Көчен туплый безнең батырлар.

      Дошманнарга каты отпор биреп

      Җиңеп чыгар Кызыл лачыннар.

      Иркәм, синең һәрбер хатыңны алдым, ул хатларга мин җавап язгаладым булса кирәк. Син, иркәм, ни өчендер миннән өметсезләнеп язасың. Билгеле, сугыш кансыз булмый, ә шулай да менә мин сугышка керәм, анда мин үләм инде дип гарантия куеп булмый ич. Һәм берәүнең дә якты дөньядан туйганы юктыр. Һәркем дә үзен сакларга тырыша һәм ничек тә дошманын җиңәргә ашыга ул. Ә инде тормышың шуның белән чикләнсә, анысы, билгеле, күңелсез. Тик күңелне юк өчен борчу ул безнең эш түгел, ә бөтенләй яраксыз пессимистлар эше.

      Сугышта булган кешеләр бар да үлми ич, кем сугыш белемен яхшы белә, кем оста итеп үзен саклый һәм үз вакытында каршы килгән дошманына тиз отпор бирә, ул кеше исән кала ич. Күп уйламаска кирәк, гөлкәй, бер авырлыкны үткәрмичә, тыныч яшәү мөмкин түгел инде. Мин бит гомерлеккә китмәгән, фронтта хәлләр яхшырып, безнекеләр җиңдисә, без кайта алабыз һәм яңадан шулай бергә тормыш… Ә безнең Армия, үзең әйтмешли, һичшиксез җиңәчәк.

      Ошмада ни хәлләр бар соң? Әле укыта башладыгызмы? Урта өлештә ничә класс?

      Кемнәр нинди фәннәрдән керәләр?

      Конференциягә баргач, Зөфәрне күрдеңме? Тагы күрсәң, миңа хат язсын.

      Ничек соң, колхозның икмәк заданиесе үтәләме әле?

      Быел уңыш бүлә алалармы Ошмада?

      Гаян абый урынында кем эшли?

      Харис кайда – авылыгыздамы, әллә берәр җиргә эшкә кергәнме? Барый хат язмадымы?

      Хат язса, адресын сал әле.

      Иркәм, мин синнән тәмәке сорап язган идем. Авылда тәмәке бармы һәм почтада посылка (тәмәке ише нәрсәне) принимать итәләрме? Конференциядә яшьләр бар идеме? Әллә гел хатын-кызлар гынамы?

      Ошмадан тагы килүчеләр бармы?

      Ранен булып кайтучылар юкмы әле?

      Ярый, иркәм, башка сүзләрне башка хатларга язармын, пока шуның белән туктыйм.

Сине сагынып, хат аша кочаклап үбеп калучы иптәшең Искәндәр

      Хан абый лагерьга күчәбез, дип язган иде, хаты килми әле.

      2 хатын алган идем.

[Өстәмә]

      Иркәм, менә яңа гына хатыңны алдым, 26/VIII дә язылганын. Әйе, гөлкәй, минем «хат язмыйсың» дип язган сүзләрем өчен гафу ит. Мин башта шулай яза идем шул. Чөнки хатың бик озак килми торды. Әйе, хәзер әйтмим ич «хат язмыйсың» диеп. Фәхәрнең дә хатын әле алып укыдым. Ул «күчәм» дип яза. Кулы сынган булган икән. […]

      (Математик булып кем килде? Ирләрдәнме? Раиф нинди фәннән укыта?)

      Менә шулай, гөлкәй, әле Зиннәтовның да, синең дә хатыңны укыдым да бик ямансуладым. Баштан төрле уйлар йөзеп узалар. Синең язган сүзләрең һәм ялгыз яшәүләрең йөрәкне тырный. Их, бергә булуга һәм яратып сөйгән иркәң белән яшәүгә ни җитә соң… Үзең әйткәндәй, күпкәме барыр икән, гөлкәй, безнең аерым

Скачать книгу