Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб. Группа авторов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов страница 12

Искәндәр һәм Зәйнәп / Искандер и Зайнаб - Группа авторов

Скачать книгу

яшерен һәм бернинди көчләргә тигезләшмәгән сөю хисләрен көчәйтәләр. Әйе, сөю-яратышу ул – саф мәхәббәт көче. Ә ул көч безне һәм безнең каныбызны бер-беребезгә якынайткан. Бу якынлык минем күкрәгемә шатлыклы хисләр белән тамыр җәйгән һәм тормыш чәчәкләре аткан, ә ул чәчәкләрне синнән башка сөеп караучылар юк һәм булмаячак.

      Хатларыңда, иркәм, «син һаман да миңа ышанмыйсың» дип үпкәләп язасың. Һәм күңелеңдә ниндидер авыр хис тууын аңлатасың. Ышанам, иркәм, син саф йөрәкле һәм шул саф хисләрең белән мине көтәрсең. Ә үзең әйтмешли, яратышу ул көнләштерә, ә бит аның белән тормышны җимерү дигән эш түгел. Ул – бер-береңә якынлык белдерү һәм мәхәббәтне башкалар хисе белән алыштырмаска бер-береңә киңәш бирү. Син үзең дә миңа шигырең аша «башкалар белән хат аша хисләр тотма» дип язган идең. Мин аның өчен үпкәләмәдем, ә ул эшне эшләмәү көчен үземдә арттырдым гына.

      Мәрьям ире белән бергәме? […]

      Урта өлешкә кем килде?

Кайнар иренеңнән үбеп калучыип. Искәндәр Ш.1941 ел, 11 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды

      Бу хатка күп язмыйм, үпкәләмә, иркәм. Кайнар хисле йөрәгем, сине уйлап, бу минутта артык кызу тибә. Үзенә ниндидер сагышлы хисләр туплый. Менә шул сагышлы минутта, акыллым, сиңа шушы хатны язам. Әйе, сеңелнең хатын алып укыдым. Аларга, бигрәк апага, авыр хәбәр. Дөрестән дә җизни үлгән булса, жалко шул, иркәм… ә Фатихның хаты юк икән. Ул соңгы хатында Армиягә алынуы турында белдергән. Кайсы яктадыр? Хаты килми әле, дигәннәр. Апаларга шулай бер хат язган идем, ә үзем алар хатына каршы тагы хат язарга җитешә алмадым әле.

      Bu xatni da өzep-өzep kenә jazam, әйе. Теге әрвах киткән икән, бик шәп булган. Только ул запас полкка Казанга алынган булыр. Андый өйрәнмәгәннәрне башта өйрәтәләр. Минем братлар ягыннан җидәү киткәннәр. Монда яңалыклар юк әле. Шулай да безнең частьтан да фронтка азлап-азлап китә торалар. Хан абый моннан 25 км ераклыкта лагерьда иде. Чыгып китмәгән булсалар.

      Хатларыңны барын да алдым, иркәм, барлыгы 12 ләп хатыңны алдым инде, бар да кесәдә йөриләр. Ертып ташларга кан тартмый, сөеклемнең кайнар хисле хатлары ул, диеп, Әхмәтҗановны да көлдерәм.

      Иркәм, күзеңә кайда керде соң чүп? Больницага вакытында барып күрсәтергә тырыш. Синең күзгә кергәнче, минекенә керсә ни була… Ярый, иркәм, бу хатны кыска язам. Тагы язармын әле. Төшке ял сәгате генә. Хәзер подъём була. Тәмәке салырга тырыш, иркәм, тартырга берни дә юк. Әйберләрне салган идем, кайттымы әле? Борчылма, иркәм, әлегә монда калам. Тазалык тау кебек. Армия сафыннан кемнән хат алдың, ул синең Ошмада икәнеңне каян белә?

      Конец ознакомительного фрагмента.

      Текст предоставлен ООО «ЛитРес».

      Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.

      Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим

Скачать книгу