Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 3

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки

Скачать книгу

бөтен күңелемне биләп торган милләтне кайгырту теләкләремнең, уйларымның йомгагыдыр». Бу әсәрендә Г. Исхакый татарга ике йөз ел гомер бирә. Шул чорда татар үз үсешендә бер күтәрелә, бер төшә. Автор укучыны бер салкын тир бәреп чыкканчы куркыта, өметсезләндерә, бер киләчәккә өмет уятып, көрәшкә өнди. Тарихка күз салсак, нәкъ Г. Исхакый әйткәнчә, әле күтәреләбез, әле түбән тәгәрәп яшибез. 1905 елда татар милләте күтәрелеш кичерә. Цензура бетеп, гәзитә-журналлар чыга, китаплар басыла башлый. Милләт йокыдан уяна. Шул китештән ул 1917 елның Февраль революциясенә кадәр тернәкләнеп, татарның дәүләтчелеген торгызу турында хыялланып кына калмыйча, ул юлда сәяси чаралар да күрә башлый. Ә җитмеш еллык большевизм чорында инде татар башын күтәрә алмый, кимү-ассимиляция чорын кичерә. 1990 елларда тагын зур күтәрелеш булды. Чирек гасыр да үтмәде, янә түбән тәгәрибез…

      «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – бик тыгыз фикерләр җыелмасы. Аны гади китап укыган шикелле йөгертеп укып булмый. Андагы юл арасында, тел төбендә яшерелгән мәгънәне чүпли-чүпли, кабат-кабат укырга кирәк. Тукай да: «Гаяз әфәнденең «Инкыйраз»ы кеби сәтырына3 алтын белән тегелеп язылган гали әсәрләрнең… һәр шәһәр татарының өстәлендә, һәр авыл мужигының пич башында берәр данә булып тору – лязем вә хәтта фарыз», – дип юкка гына язмаган.

      Әсәрдә афоризм диярлек гыйбарәләр бик күп. Мәсәлән, әдип, егерме дүрт яшьлек егет, «бер милләтне тәрәкъкый иттерү өчен «ана» җитештерү кирәк» ди. Ягъни кыз баланы киләчәктә милләткә хезмәт итә алырлык уллар, кызлар үстерерлек итеп тәрбияләргә, аң-белемле итәргә кирәк дигән фикер үткәрә.

      «Әдәбият белән музыка – милләтнең атасы белән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш… Ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм…» Г. Исхакый XIX гасырда руханиларның музыканы мөселман өчен бидгать нәрсә итеп караулары һәм бу карашның милли музыканы үстерүгә киртә булуы турында ачынып яза.

      Килик әдипнең кайбер зыялылар тарафыннан тәнкыйтьләнгән татарларны рус мәктәпләрендә укырга өндәүләренә. Чоры өчен бу актуаль булган. Г. Исхакый Татар укытучылар мәктәбендә укымаган булса, рус телен каян белер иде? Күп классикларны укып өйрәнә. «Шекспир, Мольер, Шиллер, Гейне, Островскийларның театр әсәрләре, шөбһәсез, минем драма әсәрләремнең техникасына йогынты ясадылар», – ди ул.

      «Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт4 һичбер мәмләкәттә һичбер мәхкүмәгә5 бирелмәгәндер». Бу һәм шуңа охшаган русларга «мәдхия» укыган юллар «Инкыйраз»да берничә урында очрый. Безнеңчә, нәкъ шундый юллар цензор Смирновны әсәрне бастыруга рөхсәт бирергә мәҗбүр иткән дә. Әсәр кулъязмасының өчтән бер өлешен кисеп ташлаган цензор русларга мәдхия юлларын сызмаган бит.

      Яшь Гаязның хәйләсе Смирновның мәкереннән өстенрәк чыккан. Әдип үзенең хәйләсен цензор Смирнов аңлар дип курыккан. Ничек тә басарга рөхсәтен алырга теләгән.

Скачать книгу


<p>3</p>

Сәтыр – язу юлы.

<p>4</p>

Гадәләт – гаделлек.

<p>5</p>

Мәхкүмә – буйсынучы милләт.