Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 7

Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки

Скачать книгу

Исхаковның танышлары бар. Дәүләт Думасы әгъзасы Садретдин Максудов, хатын-кызлар курсларында укучы Әминә Терегулова һәм югары уку йортына керергә әзерләнеп ятучы Шакир Мөхәммәдьяров. Исхаков бу кешеләрдә булгаларга мөмкин, ләкин алардан хәбәр алып булмас, аның турында сөйләмәсләр, хәтта Исхаковны кисәтергә дә мөмкиннәр.

      Бу хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләрен миңа белдерергә кушуыгызны үтенәм» (ТМА. – 199 ф. – 1 тасв. – 675 эш. – 192 к.). Төркиядән шул икенче кайтуында Г. Исхакый Петербургта бер еллап яшәсә дә, шымчылар аның эзенә төшә алмыйлар.

      Ниһаять, Г. Исхакый Төркиядән Алманиягәме, әллә Франциягәме китәргә дип икеләнеп торганда, 1911 елның октябрь аенда Заһид Шамилдән хат килеп төшә. Ул яңа бер әдәби мәҗмуга чыгара башларга теләүләре турында яза һәм аны мәҗмуга идарәсендә эшләргә чакыра. Г. Исхакый: «Бу мәктүб икеләнүләремне бердән хәл итте һәм, атна-ун көн эчендә җыенып, ялган паспорт белән Петербургка килдем», – ди.

      Шул килүендә ул тотыла һәм Петербург төрмәсенә ябыла. «Петербургның төрле төрмәләрендә ике айга кадәр калганнан соң, мине элеккеге сөрген җирем – Архангель вилаятенә җибәрделәр. 4035 нче Архангель төрмәсенә яптылар. Бу дәвердә безнең оешма әгъзаларының бик күбесе тотылган, бик күбесе каты җәзаларга тартылган булганга, әллә кулларына берәр документ төште микән дип, бик куркулы көннәр, атналар кичердем. Мине бигрәк тә гади төрмәдән алып, сәясиләр төрмәсенә күчермәүләре куркытты. Тотылган вакытымда янымда өч сум акча бар иде, шул акча белән өч ай буе төрмәдә калып, бик кысынкылык кичердем, өч ай буе берүк эчке киемнәрдә ятып бетләдем», – дип яза Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»ендә. Әдипнең Ш. Мөхәммәдьяровка язган бер хатында без мондый юлларны укыйбыз: «Мин үземнең тотылуымнан алып бу көнгә кадәр булганнарны китап итеп язмакчы булам… Юл буе йөдәгәнем – күлмәк-ыштанның җитмәве, юрган-мендәрнең булмавы, акчаның Петербург төрмәсенең конторында калуы булды. 13 февральдән 20 мартка кадәр минем шул модный Истанбул пәлтәм – мендәр дә, юрган да, түшәк япмасы да, кием дә булды… Юлда бер тиен акчасыз бардым. Чәй юк, шикәр юк. Көненә ун тиен кормовой бирәләр. Шуңарга һәммәсен эшлә. Шул пәлтәм, шул башымдагы кәпәчем берлән биш йөз чакрымлы ятабка чыгып киттем. Юлдагы ачлыкны, бетләүне сорама да инде» (Мөхәммәдьяров Ш. Гаяз әфәнде // Вакыт. – 1913. – 2 май).

      Мезеньда полиция күзәтүе астында Г. Исхакый бер елдан артык яши. Көннәрен шактый төшенкелек халәтендә кичерә, бу чорда бердәнбер повестен – «Бер тоткарның саташуы»н яза (1913). 1913 елның март аенда Россиядә Романовларның хакимиятенә 300 ел тулу мөнәсәбәте белән амнистия игълан ителә. Шул амнистиягә эләгеп, Г. Исхакый да азат ителә. Күренгәнчә, сөрген чорында ул Истанбулда ике тапкыр, Петербургта өч тапкыр яшәп, иҗат итеп ала. Ә Казанда жандармнар идарәсендә аңа өстәмә гаепләр эзләү дәвам итә. Полковник Калинин Петербургта Исхакыйның квартирасын тентегәндә табылган әйберләрне Казанга алдыра. Архивта 16 данә зур форматлы кәгазьдә аларга җентекле тасвирлама теркәлгән (ТМА. – 199 ф. –

Скачать книгу