Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 10
Большевиклар милли оешмаларны тарата. Г. Исхакый үзенең «Идел-Урал» очеркында болай яза: «Милли оешмаларны большевиклар нәкъ большевикларча тар-мар иттеләр, милли полкларны тараттылар, милли казнаны конфисковать иттеләр һәм качып өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алдылар».
1918 елның апрелендә большевиклар, Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, Г. Исхакый, Милли идарә әгъзалары белән бергә, Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ярты елдан артык яшәп алуы Г. Исхакыйның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит-ят җирләргә китү вакыты арасында бер озын-озак күчеш чоры булып тора. Әдип большевикларның власть башында озакка калачакларына ышанмый әле. Себердә ул киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә. 1918 елның 7 декабреннән «сәяси, әдәби төрек-татар гәзитәсе» булган «Маяк» чыга башлый. Г. Исхакый гәзитәнең беренче саннарында ук Себердә яшәүче милләттәшләрен, Уфада Милли мәҗлес төзегән кануннарга нигезләнеп, шәһәрләрдә шәһәр мәҗлесе идарәләрен, авылларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакырып чыга. Һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешедән торган Милли идарә сайлана да.
Г. Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 нче санындагы «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә белгән, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкүм милләтләр мәхрүм калмыйлар, үзләренә кирәкне алалар. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнар, чехлар, славяннар – болар һәммәсе иң якын тарихта… Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бер халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».
Бу чордагы сәяси вазгыять турында Г. Исхакый болай фикер йөртә: «Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1918 елның 11 ноябрендә Аурупадагы вакытлы килешү игълан ителде. Без алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп сугыш чыгымнарын Русия өстенә күтәртеп, шуларны каплатыр өчен, Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык. Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкымызның сәяси «ризыгы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык» (Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. Яңа милли юл // 1939. – № 3. – 6 б.).
Г. Исхакый турында күп очракта «совет властен кабул итмәгән, чит илгә чыгып киткән» дип кенә язалар. Юк, чит илгә ул Ватанына әйләнеп кайтырга дип киткән. Югыйсә нигә кирәк булыр иде аңа Парижга, Версаль солых конференциясенә барырга омтылу? Бу конференция Милли мәҗлес тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал бәйсез җөмһүрияте төзү турындагы карарларны