Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 13
Ул Япония, Кытай, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларның унҗиде мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый. 1935 елның 4–14 февралендә Мукденда уздырылган Корылтайда Идел-Урал төрек-татар дини-милли җәмгыятенең Г. Исхакый төзегән Уставы кабул ителә. Мәркәз башкарма идарәсе каршында диния, мәгариф, финанс эшләре буенча шөгъбәләр (бүлекләр) оештырыла. Барлык мәхәлләләрдә дә шул шөгъбәләрнең бүлекчәләре төзелә. 1935 елның 1 ноябрендә Мукден шәһәрендә «Ерак Шәрекътагы Идел-Урал төрек-татарларының атналык гәзитәсе» «Милли байрак» чыга башлый. Гәзитәне оештырып, ярты ел чыгарышкач, Г. Исхакый 1936 елның мартында Аурупага китеп бара. Гәзитәнең һәр санында «мөәссисе13 Г. Исхакый» дип языла.
Гәзитә җитәкче бер органга әверелә. Бөтен мәхәлләләр тормышын яктыртып бара. Милләттәшләребез үз Ватаннарында уйларга да мөмкин булмаган тормыш белән яши. Әйтерсең лә алар башка – параллель дөньяда тереклек итә. Әйтик, Явыз Иванның Казанны алган көнне – 15 октябрьне ел саен кайгы көне дип игълан итеп, һәр мәхәлләдә җыелышып, Коръән укып, шәһид киткәннәрне искә алалар. 1917 елда Ватаннарында корылган Милли мәҗлеснең 20 еллыгын зур тантаналар ясап билгеләп үтәләр. Ураза, Корбан гаетләре бөтен шартларын туры китереп олы бәйрәм көннәре итеп үткәрелә (ә бу елларда Советлар Берлегендә мәчет манаралары киселә, муллалар эзәрлекләнә, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп, атеистик тамашалар оештырыла).
Бу чараларның барысы да гәзитә аша алдан хәбәр ителеп, урыннарда кичәләр уздырылып, соңыннан һәр мәхәлләдә узган кичәләрдән хәбәрләр басыла. Һәр елны Тукай көннәре дә милли бәйрәм итеп уздырыла. Гәзитә кайчагында унике битле дә булып чыга. Төрле мәхәлләләрдә яшәгән милләттәшләрнең бер-берсен котлаулары, кайгы уртаклашулар яки иганәчеләрнең исемнәре, сәүдәгәрләрнең рекламалары берничәшәр битне ала. Һәр төбәктә яшьләр, хатын-кызлар түгәрәкләре эшли, концертлар, спектакльләр куела.
Алты еллык дини-милли мәктәпләр дә ачыла. Идел-Урал комитетының уставы буенча, шул мәктәпне тәмамламый торып, балаларны чит уку йортларына бирү тыела. Һәр гаилә шул кагыйдәне төгәл үти. Яшь буынның чит-ят мохиттә үсеп, үз милли гореф-гадәтеннән, теленнән читләшер дип, ят милләтләр эчендә югалырлар дип куркып яшәгән татарлар бөтен күңелләре белән җирле җәмгыятьләрнең эшенә катнашалар. Гәзитәдә һәр мәхәлләнең тормышы көзгедәге кебек чагыла. Татар яшьләренең үз ишләрен табып өйләнешүләр мөмкинлеге туа.
Мөһаҗирләр, туган илләрендә үзгәрешләр булып, большевиклар властьтан китәр дә ирекле илебезгә кайтып яшәрбез дип өметләнә. Бөтен хосусиятләрен саклап яшәп, алар үзләрен Советлар илендә динсез, телсез калган милләттәшләренә беренче ярдәмчеләр булачакларына ышана. «Милли байрак»та үзара котлашулары һәрвакыт «киләсе бәйрәмнәрне үз Ватаныбызда каршыларга
13
Мөәссис – коручы, төзүче.