Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 11
Бу документтан шул аңлашылса кирәк: Г. Исхакый үзенең «Милли юл» мәҗмугасын үз типографиясендә түгел, ә берәр чит кеше типографиясендә «өйдәш» булып бастырып килгән. Ә әдәби китаплары исә эшмәкәр буларак үз типографиясе оештырылгач кына басыла башлый. Басылган китапларның алгы тышының эченә «Бу әсәр «Милли юл»ның үз матбагасында хәреф тезү машинасы илә тезелде» дип язылган.
Г. Исхакыйның мөһаҗирлегенең беренче елларында иҗат ителгән әсәрләрендә вакыйгалар үз Ватаны җирлегендә бара.
«Дулкын эчендә» драмасы илебездә барган революциянең кайнар эзләреннән алып иҗат ителгән. Ләкин әсәр Советлар илендә ул чор турында язылган әсәрләрдән нык аерыла: безнең башыбызга сеңдерелгән «кызыллар – коткаручы», «большевиклар – иң мәрхәмәтле кешеләр» дигән ышануны юкка чыгара.
«Өйгә таба» повестендагы вакыйгалар Беренче бөтендөнья сугышы чорында бара. Әсәрнең ахырында утыз ел патша армиясендә хезмәт иткән, бик күп сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән татар полковнигы, ак флаг күтәреп, армиясе белән Төркия ягына чыгып китә. Тимергалиевнең бу адымы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр барган вакыйгалар, геройның кичерешләре белән аклана. Ул кем өчен дип әле үз мөселманнарының, дин кардәшләренең канын коярга тиеш? «Рус балтасының сабы» булып тагын күпме йөрергә мөмкин? Тимергалиев кенә түгел, аның армиясендәге башка татарлар да шулай уйлана.
«Дулкын эчендә» һәм «Өйгә таба» әсәрләре әйтерсең лә бүген язылган. Г. Исхакый беркайчан да безнең системада яшәмәгән, аңа без яшәгән мохитнең тамчы кадәр дә йогынтысы булмаган. Әмма большевиклар тарафыннан дөрес курс алынмаганын һәм берьяклылыкның нәрсәгә китерәчәген ул тирән аңлаган һәм чит илдә калган. Хөр күңеле, идеаллары үзе белән киткән. Бернинди сарай идеологиясенә буйсынмыйча, гомумкешелек кыйммәтләре хакында Аурупа югарылыгында фикерли алган. Ул, үз югарылыгыннан торып, Локман хәким кебек, без коммунизм идеяләре белән исереп, якты киләчәк турында хыялланып йөргәндә үк, илебездәге тарихи вакыйгаларны үз вакытында мәкаләләрдә дә, әдәби әсәрләр итеп тә язып барган.
«Көз» повесте – бер утыруда укыла торган бу гүзәл әсәр Г. Исхакыйның егерме дүрт яшьлек чагында язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге татар өчен мәңгелек булган темаларның берсенә багышланган. Үзеңнең милли мохитеңнән, татар җирлегеннән, телеңнән, культураңнан,