Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 15

Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров

Скачать книгу

дә татар рухы яши. Аларның барысы да бер телдә сөйләшә, бер үк җырлар җырлый. Димәк, татарның, Дәрдемәнд сүзләре белән әйтсәк, изге кан белән сугарылган сөте сакланган. Моңа төп сәбәп, – һичшиксез, халкыбызның тарихи хәтере белән сугарылган милли горурлык хисләре.

      2002 елгы халык санын алу нәтиҗәсендә Россиядә татарларның 5 миллион икәнлекләре мәгълүм булды. Элеккеге СССР киңлеген дә искә алсак, бу сан 7 миллионнан артып китә. Гомумән, кайбер мәгълүматларга караганда дөньядагы татарларның саны 10 миллионнан артык.

      Безгә, хөрмәтле милләттәшләр, берничек тә сыегаерга ярамый. Халык санын алган җаваплы көннәрдә куелган сорауга барыбыз да бертавыштан «Без – татарлар!» дип җавап бирик!

      2002 ел

      Татар бармы?

      Бу сорауны 1937 елда ук дөнья куйган румын татары Мәхмүт Ниязи язган. Аннан соң инде күп сулар акты. Ә татар әле исән һәм һич кенә дә үләргә җыенмый. Моның сәбәбе – татарның тирән тамырлы халык булуында. Татар дөньясы, 1895 елда ук инглиз галиме Эдвард Паркер раслаганча, 3 мең еллык тарихи тамырларга барып тоташа.

      Шушы тамырларыбыз безгә бүгенге атамабызны әманәт итеп калдырган. Болгар тамырыбыз безгә ислам динен, аның алдынгы мәдәниятен ирештергән. Кыпчак тамырыбызга без бүгенге телебез белән бурычлы. Хәзәрләр да безгә чит түгел. Менә шушы борынгы татар тамырларыбыз безне хәзерге рәвештәге милләт итеп формалаштырган.

      Тарих юлы сикәлтәле, анда һәрвакыт киртәләр очрап тора. Татардай бөек, дөньяны дер селкетеп торган, берничә дәүләт төзегән халык өчен коллык упкынына төшү – фаҗигәнең дә фаҗигәсе. Габделбарый Баттал моны «яһәннәм» белән чагыштырган. Бу чыннан да шулай була. 1552 елдан соң аның мең еллар дәвамында тупланган матди һәм рухи хәзинәсе юкка чыга. Ул Казаннан, елга һәм юллардан ерак җирләргә сөрелә.

      Әйе, татар – горур булып яшәгән халык. Бүгенге көнне безнең өчен иң әһәмиятлесе әнә шул горурлыгыбызны саклап калу. Чөнки горурлык – яшәүнең төп чыганагы. Горур халык теленең дә, яшәү рәвешенең дә сагында тик үзе генә тора.

      Ә ни өчен соң Мәхмүт Ниязи татарның юкка чыгу мөмкинлегеннән шикләнгән? Ни өчен Гаяз Исхакый инкыйраздан кисәткән? Хәтта Һади Атласи да, татарга Совет иле тарафыннан автономия бирү – үлем алдыннан очсыз дарулар белән тутыру, дип атаган[34].

      Болар берсе дә юкка түгел. Башка халыклар дөньясына чумып, алар арасына кереп югалу куркынычы һәрвакыт булган. Монда иң куркыныч нәрсә – катнаш никахлар. XX гасырның 20 нче елларында Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы булып торган Сәхибгәрәй Сәедгалиевнең хатыны марҗа була. Әлбәттә, аннан соңгы буыннар инде рус кына була. Без күп вакыт татардан чыккан данлыклы русларны күккә чөябез. Дөрес, милләтебезнең асыл затлары башкалар өчен кирәк икән, димәк, зур сәләтләргә ия дигән сүз. Ә шулай да Тургеневның, Державин, Куприн һ. б. ның татарга ни файдасы булган? Ә бит Купринның татарлыгы белән горурланып, башына түбәтәй киеп йөрүеннән башка бернинди татарлыгы да юк. Болар, – нигездә, барысы да руслар. Тургенев – рус теленә мәдхия

Скачать книгу


<p>34</p>

ТСД ҮДА, 109 ф., 5 тасв., 54 эш, 160 б.