.
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу - страница 4
Инде төтәгән кәгазе-ние белән очкан зәп-зәңгәр төтен дә таралды, текә елга яры да кайтаваз белән җавап бирде. Тынлык. Бәкер, гаҗәпсенеп Зөфәр ягына текәлеп торганнан соң, әкрен генә шунда таба атлады. Аяк астындагы үләнле түмгәккә сөрлегеп китте, җыелып торган суга басып, галош эчен чылатты.
– Менә, Бәкер абзый, бер ашлык нәрсә бар монда! Бүген үк йолкытып – казанга! Әбинең как раз мич башында бал да әчеп ята, – дип, җиңүле кыяфәт белән каршы алды аны Зөфәр. Үзе, күзен метмелдәтеп, мактау сүзләре көтте.
– И-их! Тупыйк борын, тупыйк борын… Каз атып үтергәнсең ич!
– Ник, Бәкер абзый, кешенеке түгел бит – кырныкы. Аны гына аера беләбез инде.
Берни дә аңламый торган Зөфәр шыр-р иттереп көлеп җибәрде.
Киек, яраланып җиргә килеп төшүгә, канатларын киң җәеп талпынган да, соңгы сулыш алганда ачык калган томшыгын җиргә төрткән. Сары тукранбашлар куе кан тамчылары белән чуарланган.
– Әнә баш очында тагын берсе, төзә дә чукындыр! Анысы тоже кешенеке түгел, – диде карт, каш астыннан сөзеп. – Булмый икән, мылтыгыңны ал да аттыр моннан! Ату икеләнә торган адәм түгел. Каз жәлке түгел миңа, син жәлке…
– Нәрсә сөйлисең син, картлач? Аңларлык түгел!
Егет киреләнеп маташуның файдасыз булуын аңлады булса кирәк, карышмады. Авылга таба борылып кайтып та китте. Ялпылык таулары артына кереп югалганчы, карашы белән озатып калды аны карт. Ачыргаланып каңгырган каз үзе кебек гомер буе ялгыз булып күренде аңа. «Яраны канаттың бит, малай актыгы! Их, бала, бала…»
…Хәтерли. Сугыш беткән көннәр. Ул әле өйләнмәгән егерме биш яшьлек солдат иде. Радист кыз Җәмиләне үлеп яратты. Бәкернең туган авылына да бергә кайтып китәргә вәгъдәләштеләр. Тик иң әүвәл Молдавиядә эшелон көтәргә туры килде. Бу бәхетле минутлар гүргәчә Бәкернең хәтереннән җуелмас…
Шундый көннәрнең берсендә кыр казы атып алып кайтты Бәкер. Дөрес, киек, җылы илләрдән яңа килеп җиткәнгә, арык иде. Алабута боткасы булмас әле, һәрхәлдә, әнә бит хуҗа хатынының ачлыктан төсләре калмаган, өй тулы бала-чагасы… Тик күршедәге Палага түти генә, кечкенә башыннан каны саркып торган казга ымлап, ипләп:
– Их, егет, егет! Ялгышасың, ай, нык ялгышасың. Гомерең буе ялгыз булырсың, – дип сөйләнгәч, егет кул гына селекте.
– Әкият! Бүген үк кереп чык безгә, хет ит шулпасыннан авыз итәрсең.
Әби, инде искереп беткән кара яулыгын төзәткәләп алгач, башын чайкый-чайкый, күмерләнгән читән буйлап китеп барган иде.
…Состав чәчәк аткан ташландык бакчаларны артта калдырып чапты да чапты. Әле кайчан гына үлем төяп каядыр ашыккан вагоннар шатлык белән туп-тулы. Ничектер Смоленск тирәләрендәге бер станциядә төшеп, әнисе карчыкка яулык сайладылар. Шунда Җәмилә җилкәләрендә шпал ташыган кешеләргә игътибар итте. Әсир немецлар икән. Яннарында автомат аскан конвой егет тә бар. «Бер генә кыерчык ипи биримче шуларга. Бездән булсын игелек. Әнә теге