Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 53

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

да бар. Шуларның иң зәһәре – Түнтәр авылы ишаны Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан). Аның ни өчен «Буби» мәдрәсәсенә дошман икәнлеге бик гади мәсьәләгә кайтып кала: Түнтәр – Вятка ягында. «Буби» мәдрәсәсе дә шунда. «Буби» мәдрәсәсенең, татарларга дөньяви фәннәр укытып, кадимчелеккә каршы көрәш алып баруларына, әлбәттә, кадимче карт тыныч карап ята алмый. Вятка ягы аның даирәсендә бит! Ишми дә ялгыз түгел. Аның ягында Казанның һәм Казан артының буржуалашкан эре алпавыты Габдрахман Ишморатов тора.

      Кара фикерле Ишминең демократик әдәбият вәкилләре Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Бабич һ. б. тарафыннан ничек тәнкыйть ителгәне мәгълүм нәрсә. Ишминең кара эше либераль-буржуаз газеталар тарафыннан да кискен рәвештә тәнкыйтьләнә, «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, аны «фикере чуалчык, көнче вә кире беткән бер карт» дип яза. Ишми ишан, ди, газета, «мания величия белән авырый… ул мәшһүр бер кеше булуны күптән телидер». Газета аның «Ш. Мәрҗанигә каршы да көрәшеп маташканын» искә ала. Ишморатов байга да газетада өлеш чыга. Газета бер фельетонында Г. Ишморатов авызыннан мондый сүзләр әйттерә: «Ишмөхәммәт хәзрәт өшкергән тоз җәмигъ авыруга шифадыр»[128]. Ишми ишанның китаплары, диелә газетада, Ишморатов хисабына бастырыла. «Йолдыз» көлеп болай ди: «Мизан» китабын Ишми имзасыз гына бастырган. Г. Ишморатов кибетендә кадим кыяфәтле кешегә буш бирәләр». Мәкаләнең ахырында Ишмигә «дивана карт» дигән исем бирелә[129].

      Ишминең иң зур дошманы – яңа ысул белән укыту. Бу хәл аның күз алдында Вятка ягы татарларының аңын үстерә, аның саен үрмәкүчнең пәрәвезләре өзелә бара. Моңа чик куярга теләп, тискәре карт яңа ысул белән укыту турында бер пасквиль яза һәм аны, русчага тәрҗемә иттереп, патша чиновникларына җибәрә. (Китапның исеме – «Ишарәтелмәрам ила мафи икамәтил борһан».) Анда болай диелгән була: «…ысул җәдидәнең (яңа методның. – М. М.) аслы дәгъваи истикълал вә хөкемгә карышудан гыйбарәт… Боларның дәгъвәи истикълаллары «Гомумроссия мөселманнарының 3 нче нәдвәләре» дигән рисаләләреннән һәм Российский социал-демократический рабочий партия комитетларының прокламациясеннән мәгълүмдер». Кадимче надан карт әнә нинди сүзләр белән уйный. Газеталардагы революцион фикердән курыккан карт болай ди: «Гәзитләргә шулкадәр хәясыз кабахәт бөһтаннар язуларында да ысул җәдидә әрбабының асыл мәзһәбләре студентлар кеби хакимләргә вә канун низамга карышудан гыйбарәт икәне мәһфум буладыр». Кирәк булганда кадимче патша суды белән дә аралаша. Үзе турында тәнкыйть мәкаләсе урнаштырган өчен ул, мәсәлән, «Әхбар» газетасының редакторы белән судлаша һ. б.

      Бубилар үзләренең эшчәнлегендә әнә шундый мәкерле дошман белән бәрелешәләр. 1910 елның көзендә Бубыйның кара бае Әхмәт хаҗи Ишми ишанны кунакка алдыра. Мәҗлескә кадимче Әфтах мулла һәм Габдулла Буби чакырыла. Гомере буе «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады, – дип яза Г. Буби үзенең мемуарында. – Ләкин

Скачать книгу


<p>128</p>

Йолдыз. – 1908. – № 248.

<p>129</p>

Йолдыз. – 1911. – № 650–653 һ. б.