Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 56
Прокурор шаһитлары арасында Бубый авылының үз кешеләре дә була. Болар – авыл куштаны Шәймәрдән Апаков һәм аның улы. Аларның Бубиларга каршы шаһит булуының сәбәбе бик гади: 1910 елда Бубый авылында ваба чире халыкны кыра башлый. Габдулла Буби земстводан докторлар китертә. Шулвакыт Шәймәрдән куштан: «Докторлар дару белән кеше үтерәләр», – дип, профилактика уздыруга каршы килә, халыкны котырта. Г. Буби һәм докторлар, Вятка губернаторына хәбәр итеп, куштан картны бер айга авылдан җибәртүгә ирешәләр. Эчке тәртипкә буйсынмаган өчен улы да мәдрәсәдән куыла.
Тикшерү органнары, шулай итеп, 46 шаһиттан сорау алалар. Гаепләү ягыннан (прокурор шаһитлары) 12, Бубилар ягыннан 32 кеше шаһитлык бирә. Процесс материаллары 200–250 шәр биттән торган 12 томга җыела[141]. Тикшерү вакытында провокатор ахун Хөсәен Әбүбәкерев Бубый авылы кешеләренә: «Мәхдүмнәрнең әниләре, оныкларын җыеп, Будагоский янына килеп ялынсын, бәлки, чыгарырлар», – ди. Бубый крестьяннарыннан берәү аңа каршы: «Ай-һай, алар андый кеше түгел, аңа бармаслар», – дип җавап бирә. Тикшерү нәтиҗәсендә гаепләү акты төзелә. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларга Уголовное уложениенең өч маддәсе буенча гаеп ташлана:
1. Мәктәптәге падишаһ сурәтен шәкертләргә хәкарәт кылдырган өчен (103 нче маддә. Бу маддәдә император һәм императрицаның сурәтләрен мәсхәрә итүчеләргә 8 елдан да артык булмаган каторга бирү күздә тотыла).
2. Шәкертләрне котыртып, Төркия флотына иганә җыйдырган өчен (128 нче маддә).
3. «Хәкыйкать» китабының цензурага эләккән 9 нчы кисәге өчен (132 нче маддә. Бу маддәдә властьны ихтирам итмәү, бунтовщиклык характерында булган әдәбият тарату өчен, өч елдан да артык булмаган срокка зинданга ябу күздә тотыла)[142].
Уналты ай Сарапул төрмәсендә яткан мөдәррисләргә әнә шундый гаепләү акты тапшырыла.
Без алдарак прокурор шаһитларын санап чыктык. Хәзер «Буби» тарафдарларының кайберсе белән танышу кызыксыз булмас. «Буби» мөдәррисләрен яклаган шаһитларның күпчелеге – Бубый авылы крестьяннары. 32 шаһит арасында руслар да шактый гына. Мәсәлән, Сарапул шәһәренең нотариусы, элеккеге земский управа председателе Тюнин, Сарапул сәүдәгәре, училище советы члены Ф. Н. Смагин, шәһәр училищелары инспекторы В. Ананьин «Буби» мәдрәсәсенең бөтен эшчәнлеген яклыйлар. Алар земство җыелышларында элек-электән «Буби» мәдрәсәсендәге яңа тәртипләрне мактап килгәннәр һәм земстводан бу мәдрәсәгә акча бирдертүгә дә
141
Бу материаллар барысы да ТАССР Үзәк дәүләт архивында өйрәнелмәгән килеш яталар. – Автор.
142
Кара: Высочайше утверждённое 22 марта 1903 г. Уголовное уложение. – С.-П., 1903. – С. 20.
Хәкарәт кылу – хурлау, кимсетү.