Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 60

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

20 еллар башындагы партия-совет эшлеклеләре, язучылар, галимнәр «Буби» мәдрәсәсе тарихына әһәмиятле вакыйга итеп караганнар дигән нәтиҗә ясап була.

      Бубилар хәрәкәте социал-демократик хәрәкәт түгел. Ләкин кадимчелеккә, патшаның кара реакциясенә каршы көрәштә Г. Буби һәм аның мәдрәсәсе алгы сызыкта торды һәм самодержавие бинасын какшатуда үзенә күрә бер көч булды. Бубилар күтәргән азатлык, белемлелек өчен көрәш пролетариат революциясенә килеп тоташты һәм, әгәр дә татар җәмәгатьчелеге Октябрь революциясе көннәрендә кулына корал алып алпавытларга, буржуаларга каршы көрәшкә киткән икән, бу зур ташкынны әзерләүдә Бубыйдагы белем һәм фикер учагының да өлеше бар иде.

      Әнә шуңа күрә татар мәдрәсәләрендәге азатлык хәрәкәте турында Г. Ибраһимов: «Искене җимереп, яңага баруда хезмәтләре зур булды – болар тарихның бер буынында бер тармак урынын тоталар»[162], – дип язды.

1969(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)

      Фельетон остасы

      Ш. Камалның хәзерге җыентыкларына кертелгән фельетоннары унынчы елларда «Вакыт» газетасында басылганнар. Бу фельетоннар шул заманның иң типик күренешләренә нигезләнеп язылганнар. «Вакыт» газетасында Ш. Камал килгән хатларга әледән-әле күзәтү биреп барган. Боларга караганда, «Вакыт» идарәсенең бөтен почтасы аның кулыннан узган һәм язучы бу хатлардан булачак әсәрләренә гаҗәп күп тормыш материалы алган.

      Мәгълүм булганча, иҗтимагый тормыштагы иң актуаль мәсьәләләргә оператив аваз бирү – фельетонның төп шарты. Ш. Камалның «Вакыт» тагы фельетоннарына күз ташласак, моның нәкъ шулай икәнен күрербез. III Дәүләт Думасының чираттагы утырышы ачылу турында «Вакыт» ның 1910 ел, 19 октябрь санында информация бирелә. Либераль буржуаз матбугат Дума утырышларына зур игътибар биреп, беренче полосада Дума эшен яктыртып барган бер чорда, Ш. Камал Дума утырышы ачылуын хәбәр иткән санда ук «Депутат» фельетонын урнаштыра. Бу хәл язучының патша Думасын һәм аның мөселман депутатларына халык мөнәсәбәтен дөрес бәяли белүен күрсәтә. Күп кенә фельетоннарында Ш. Камалның тематикасы шул чорда Казанда иҗат иткән Г. Тукай, Ф. Әмирхан белән аваздаш. Әлеге өч фельетончы бер үк вакыйгаларга бер үк вакытта бер үк төрле бәя биреп баралар. Боларның тәнкыйть объектлары – патша чиновниклары, надан, алдакчы дин әһелләре, татар сәүдәгәрләре, милләтчеләр.

      Менә Казан матбугаты шаулап ала: рус побы Громов мөселманнарның исен китәреп сенсация ясый – ислам диненә күчә. Татар кадимчеләре шаулый, Печән базары тантана итә. Шул чакта Тукайның «Саташкан» дигән шигъри фельетоны күренә.

      Юк чыны һичнәрсәнең дә, чын юктыр, иптәш, юк хәзер.

      Бу да шатлык бит, мөселман ди Громов поп хәзер.

      Менә Ш. Камалның «Яхъя әфәнде» исемле фельетоны күренә. Анда да тәнкыйть объекты – мөселманлыкка чыккан Громов. Бу кеше үзенә Яхъя Искәндәрев дигән исем ала. Фельетонда Яхъя әфәндедән бигрәк мөселман байларыннан көленә: алар Громовка акчалар

Скачать книгу


<p>162</p>

Октябрь яшьләре. – 1924. – № 3–4.