Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 58
Хәбәрчеләр суд членнарын, адвокатларны урап алалар. Адвокат Маклаков хәбәрчеләргә: «Бубилар панисламист түгел. Уң газеталарның бу турыдагы хәбәрләрен ялган дип саныйм. Ул фикернең Россия мөселманнарында булмавына ышанам»[152], – дип белдерә (курсив безнеке. – М. М.).
Суд карарын сенат раслаганчы дип, 29 май көнне «Буби» мөдәррисләрен төрмәдән чыгаралар. Бу көн Сарапул урамында халыкның исәбе-хисабы булмый, шәһәр бәйрәм төсен ала. Халык арасында, ««Мизан» исемле китабында җәдидчеләрне сүккән өчен, Ишми судка биреләчәк» дигән хәбәр тарала. Шаһитларны, адвокатларны, хәбәрчеләрне пароходлар төрле якка алып китәләр. Сарапул тынып кала. Кадимче Ишми дә техника казанышы булган пароходның 1 нче классына билет ала, каюта идәненә аяк бөкләп утырып (диванга утырсаң җәдидчә була!) кайтып китә. Газета хәбәрчеләре Ишмине күзәтәләр. «Бу карт нигә кадимчә, атка утырып йөрми икән?» – диләр алар. Яки ни өчен фәкыйрьләр белән бергә 4 нче класста кайтмый? Кадимче Ишми бөтен кыяфәте белән пассажирларның игътибарын үзенә тарта. Ул ак ыштаннан, өстендә сырган бишмәт, кәвештән һәм мескен бүректән. Бер рус, моның белән кызыксынып, кая барганын сорый:
– Сарапул ходил. Тимкин густ, – ди Ишми.
– Анда нинди суд булды соң бу арада, кемнәрне хөкем иттеләр? – дип сорый рус.
Ишми:
– Новый метод, новый метод… – дип мыгырдый. Аннан алты бармагын күрсәтә: янәсе, «новый метод» өчен алты ай бирделәр…
«Төп гаепләүче», шулай итеп, Бубиларның нәрсә өчен хөкем ителгәннәрен да белмәгән көе кайтып китә.
1913 елның көзендә Габдулла Буби крепостьтан азат ителә. Төрмәдән ул үзенең бик күп язмалары, истәлекләре белән чыга. Тарихчылар өчен болар – искиткеч бай материал. Ул язмаларында Г. Буби патша чиновникларының икейөзлелеген, ришвәтчелеген фаш итә. «Жандармский вахтмейстер да өч йөз сум ришвәт алган иде. Төрмәдән чыкдыкымыз соңында анысын сәер иттек: «Судка бирәмез», – дип куркытып, аякларымызга сәҗдә кыйлдырдык, өч йөз сумны тәмам түләттек. Безне хәбес кыйлганда аждаһа кебек йөргән кешенең аякларыбыз астында еланнар кебек бөгәрләнүе әмма кызык, көлке булды соң…»
Заманында Габдулла Бубины Казанның Галимҗан Баруди белән параллель куеп сөйләү гадәте бар иде. Баруди да патшага каршы эшләре өчен Вологдага сөрелә. Ләкин, сөргеннән кайткач, ул, указын кире алып, патша хәзрәтләренә намус белән хезмәт итә.
Ишмөхәммәт ишан ысул җәдид мөгаллимнәре белән судлашуны дәвам итә, Түнтәр авылы мөгаллиме, җәдидче Нәҗип Гыйрфанов белән тагын Сарапулда судлаша, аның указын алдырта һ. б. Бу юл Ишмине дә Колчак ялчысы итүгә кадәр китереп җиткерә[153].
Г. Буби исә, крепостьтан чыккач, «мәҗрух указ» ын сорап йөрми. Ул, Столыпиннар, Ишмиләр Россиясендә эшли алуына ышанмыйча, дөньяның икенче бер читенә – Голҗага китә. Анда килү белән, Голҗа шәһәрендәге татарларга яңа методлы мәктәпләр ачу өчен
151
Йолдыз. – 1912. – № 840.
152
Шунда ук.
153
Контрреволюцион эшчәнлеге өчен Ишми 1919 елда Совет суды тарафыннан атылуга хөкем ителде.