Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 61
Ш. Камалның «Без дә очабыз» дигән фельетоны нәкъ әнә шул мәгънәне күтәрә. Чыннан да, фельетон өчен менә дигән материал бит, рус галимнәре ХХ йөзнең башында химия, физика, медицина өлкәсендә дөньякүләм әһәмиятле ачышлар ясыйлар. Россиядә милли авиация үсә башлый, беренче аэропланнар сыныйлар, техника үсә. Татарлар исә һаман да ислам дине рамкалары эчендә тыпырчыналар, галим дигәннәре дә дини тарих язудан уза алмый. Моны комик ситуация дип кем әйтмәс! Фельетонның баш герое, бер кош өстенә утырып, бөтен дөнья өстеннән кояшка, айга оча. Юлда ул кош өстенә утырган бик күп шәкертләрне, мөселманнарны күрә. Баксаң, безнең герой гына түгел, бөтен мөселман оча икән. Шунда ук Рәшит казый, шунда ук Муса Бигиевләр оча. Кошлар өстенә бишәр-алтышар хәзрәт кунаклаган…
Менә бу – әлеге мөселманнарның хыял дөньясында яшәве, конкрет эшләрдән, прогресстан качулары, бу, – Ф. Әмирханча әйтсәк, «Шәрекъ йокысы»…
Яңа революцион күтәрелеш елларында «мөселманлыкны мактау» даими тәнкыйть объектына әйләнә. Бу процесста Ш. Камал – иң актив сатириклардан берсе. Аның «Сәмруг кош» фельетонындагы мөселман очучысы Гайнетдин Гайнелисламов – гротеск дәрәҗәсендәге «милли герой». Очучының башында мескен бүрек, өстендә казаки, аягында читек-кәвеш. Очу ярышында җиңгән Гайнетдин Гайнелисламов үзенең мескен бүреген кояшның тап уртасына элеп тә куя!
– Гайнетдингә әйтергә кирәк, – ди ак сакаллы бер карт. – Өч-дүрт көнгә хәтле бүреген алмасын иде… Белсен иде Европалар безнең агай-эненең кем икәнлеген!
Төш шул урында өзелә.
Ләкин фельетонда инде милләтчелек идеологиясенең «җәрәхәте» ачыла: ул – хыялый дөнья, искелек, прогресска каршы тору. Бу чор әдәбиятында бигрәк тә Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Ш. Камал иҗатында кадимче дин хезмәткәрләрен тәнкыйтьләү көчәеп китә.
Ш. Камал фельетоннарының берничә үзенчәлеге игътибарны җәлеп итә. Арадан берсе – аның иҗат темпы. «Вакыт» ны актарганда, кайчан Ш. Камалны биш-алты айга «югалтып» торасың. Идарәнең хисап эшләре аны шулай күмеп ташлыймы? Әллә ул туачак әсәрләрен әлегә башында гына йөртәме? Һәрхәлдә, беркөнне аның әсәре күренсә көт тә тор: болар, тоташ бер цикл булып, көн аралаш китәчәкләр.
Ш. Камал «Вакыт» та беренче тапкыр 1909 елның 10 декабрь санында күренә. 1910 елда кызык кына хәл: газетаның 643 нче саныннан 709 нчы санына кадәр ул сан аралаш басылып тора. Бу чорда аның тоташтан 23 әсәре – иң үткен фельетоннары («Холир», «Нидер җитми иде», «Сәмруг кош» һ. б.) дөнья күрәләр. Сокланырлык темп бу! Бераздан Ш. Камал күпмегәдер югалып тора. Әллә «Акчарлаклар» га тотынганмы ул? Һәрхәлдә, 1911 елда Ш. Камал бер-ике җитди әсәре белән генә күренә. 1912 елда аның фельетоннары тагын басыла башлый. Бу юлы инде җитди хикәяләр белән аралаштырып. Һәм тагын шул ук гаҗәеп темп: газетаның 988 нче саныннан 1029 нчы