Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 59

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Галиякәй. «Буби» кызлар мәктәбен ачармын. Бар куәтем белән тырышып, аны да дарелмөгаллимәт итәрмен. Русча лисанны мөкәммәл укыттырырмын… Әнә шул вакытта бергә-бергә милләтемезгә хезмәт кыйларак бик татлы вә бик сәвемле бер хәят кичерергә муафикъ булачагымны уйласам, бар хәсрәтләремне, бар күргән вә күреп яткан авырлыкларымны онытам, кальбем шатлыклар белән тибә, күңелем тула, сизми дә калам, битләрем җылы яшьләр белән чыланган була, ләкин монысы – хәсрәт яше түгел, бәлки шатлык вә сөенеч яше».

      1917 елның февралендә патша властеның бәреп төшерелүен Г. Буби зур шатлык белән каршы ала. Шул хәбәрне ишетүгә, ул Ватанына кайтып китә. Россиягә кайтышлый ул Ташкентка мөдәррис булып килергә чакыру ала. Ул, Троицкига кайтып, Яушевларның дарелмөгаллимәтенә мөдәррис булып урнаша. Ләкин төрмәләрдә, чит җирләрдә йөрү аның инде сәламәтлеген какшаткан була, һәм, каты авыру хәлендә, ул өендә истәлекләр язуга керешә. Октябрь революциясен Г. Буби бик нык авыру хәлендә каршылый. Шулай да крестьяннар арасында Совет властеның төзелеше турында политик әңгәмәләр ясый, аңлату эшләре алып бара.

      Ул 1922 елның 7 февралендә 51 яшендә үпкә туберкулёзыннан үлә.

X

      Г. Бубиның татар халкын агартудагы прогрессив эшчәнлегенә совет-партия матбугаты заманында югары бәя бирде. «Татарстан хәбәрләре» газетасы Г. Буби турында «ысул җәдидәнең уйлаучылык, фәлсәфәчелек, инкыйлябчылык вә көрәшчелек әләме астында бара торган груһның иң билгелеседер»[158] дип язды. Җ. Вәлиди үзенең «Габдулла Буби» дигән мәкаләсендә исә болай ди: «Вятка губернасының караңгы бер почмагында… уртача гына бу авылны бер вакытлар Россия мөселманнарының мөһим бер гыйлем мәркәзе хәленә китергән саф вә пакь бер максат юлында хезмәт итеп, саф вә пакь булган хәлендә дөньядан үткән Габдулла Бубиның рухы алдында, аның бер шәкерте булу сыйфаты белән түгел, бәлки татар дөньясын каплап алган калын караңгылык эчендә беренче шәмне күтәреп чыккан Бубиларның артыннан баручы бер кеше булуым сыйфаты белән башымны иям»[159].

      Партия эшлеклесе, коммунист Гасим Мансуров Г. Буби турында аерым бер мәкалә белән матбугатта чыкты. Г. Бубины ул, татар ярлыларының сәгадәте өчен, татар һәм русларның кара көчләре – кадимчеләр, миссионерлар, монархистлар вә идараи мөстәбидәнең палачлары, бөтен полиция, жандармнар һәм болар кулында зур корал булган татарның үз наданлыгы белән күп еллар көрәшеп килгән кешеләребездән, дип бәяләде. Г. Мансуров «Буби» мәдрәсәсенең татар тарихында зур урын тотканлыгын әйтә. Бу мәдрәсәдәге ислях хәрәкәтен ул турыдан-туры революция белән бәйли. Г. Буби, ди ул, үзенең тудырган мәдрәсәсе белән татар мәдәнияте һәм инкыйлябы тарихында зур урын алачак, чөнки ул мәктәп хәзерге көндә инкыйляб мәйданында армый-талмый көрәшеп килүче бик күп татар сәяси эшчеләренә вакытында рух биреп чыгарды[160]. Инкыйляб булу белән, бу рух татар ярлыларының ярдәменә ашыкты. «Буби» шәкертләрен көрәш мәйданының беренче сафына ыргытты.

      Хәзерге көндә татар арасында эшләүче мәсьүл татар

Скачать книгу


<p>158</p>

Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.

<p>159</p>

Шунда ук.

Муафикъ – тиң.

Инкыйляб – алмашу, революция.

<p>160</p>

«Буби» мәдрәсәсендә укып чыккан Җ. Вәлиди әдәбият галиме, С. Җәлал язучы буларак танылалар. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова Бубыйда кызлар мәдрәсәсен тәмамлаган һ. б. (Бу исемлек әле тулы түгел. Монда партия эшлеклеләренең бик зур исемлеге булачак. – Автор.)

«Казан утлары» нда (1969, № 12) чыккан «Буби» мәдрәсәсе» мәкаләсендә булган түбәндәге кисәкне автор «Әдәбият һәм чынбарлык» китабына (1987) кертмәгән (Г.Х.): «Буби» мәдрәсәсеннән чыккан кешеләр революциядән соң дәүләт, партия аппаратында, фән-әдәбият, мәгариф өлкәсендә актив эшләп килделәр. Әдәбият галиме доцент Җ. Вәлиди, язучы С. Җәлал, шагыйрьләр Нәҗип Думави, Г. Биги, Д. Гобәйди – заманында «Буби» да белем алган яки эшләгән кешеләр. Болардан тыш, «Буби» шәкертләреннән кайберләренең соңгы язмышы белән танышу кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, Г. Мостакаев мәдрәсәдән соң Бельгиядә Энергетика институтын, Зыя Мөҗәвиров Америкада Тау институтын тәмамлап, совет промышленностенда эшлиләр. Тәкыюлла Алиев Мәскәү Энергетика институтын тәмамлый. (Ул Березники, Караганда һ. б. урыннарда баш инженер булып эшли.) Гобәй Балтанов – Татарстан Мәгариф комиссары урынбасары була. Миргаяз Алиев, Хөршидә Назирова, Зәйтүнә Назирова Татарстан Үзәк башкарма комитетында, Мәрьям Зәйнуллина партия өлкә комитетының хатын-кызлар бүлегендә эшлиләр. Мирза Алиев егерменче елларда партия тарихы, социология, дарвинизм буенча татарча кулланмалар чыгара. Гобәйдулла Госманов – Алабуга педтехникумын оештыручылардан берсе. Зәки Алиев – Минзәлә Өяз мәгариф бүлеге мөдире. Лотфи Гаделев Уфа радиокомитетында эшли. «Буби» шәкертләренең бик күбесе гражданнар сугышы елларында хәрби комиссарлар буларак танылалар. Нәҗип Искәндәрев 2 нче Армия политбүлегендә һәм ЧОН отрядларында була. Нәби Мансуров Төркестан фронты политидарәсендә эшли, Коканд шәһәрендә «Фирганә» исемле газетаны оештыра һәм аның редакторы була. Сәлим Әминев Алабуга педтехникумында укыта. Абүсәгыйт Шакиров соңыннан Казанда медицина институтын тәмамлый һәм врач буларак таныла. Гарәп теле белгече Зәйнәп Максудова, татар театрына нигез салучылардан берсе Габдрахман Мангушев – шулай ук «Буби» шәкертләре. Соңгы вакытта өлкән буын вәкилләреннән алынган хатларга караганда, Әгерҗе, Вятка ягындагы беренче совет мәктәпләренә нигез салучылар, мәгариф фронты хезмәткәрләренең зур күпчелеге «Буби» шәкертләре булганнар. Зәйнәп Максудовада, мәсәлән, аклар тарафыннан җәзаланып үтерелгән «Буби» шәкертләренең исемлеге бар. Д. Гобәйди – шуларның берсе».