Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!. Роберт Миннуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём! - Роберт Миннуллин страница 38

Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём! - Роберт Миннуллин

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Кунаклар килүгә диеп,

      Балын коярлар иде.

          Балы булгач була инде –

          Кунак дәшәрләр иде.

          Авылда татарлар элек

          Шулай яшәрләр иде…

      Кайтканнарны чиратлашып

      Кунакка алыш иде,

      Теләсәң-теләмәсәң дә,

      Кунакка барыш иде.

          Авыл гөрләп тора иде,

          Төнлә дә тынмый иде.

          Төнлә дә тынмый иде шул –

          Йоласы шундый иде.

      Хуҗалар белән кунаклар

      Урам урарлар иде.

      Бер килгәчтен, берне түгел,

      Өчне кунарлар иде…

          Ә бит ачлы-туклы идек,

          Заманнар авыр иде…

          Бу – минем малай чак иде,

          Бу – безнең авыл иде.

      9.01.2010

      Илеш-Баймак аралары

      Илеш-Баймак арасында

      Тау гына да таш кына…

      Ничә еллар инде күңел

      Шул Баймакка ашкына.

      Илеш –Баймак аралары

      Тау да, таш та, ком гына…

      Мине тартып китергәндер

      Баймактагы моң гына.

      Илеш-Баймак аралары

      Елга да инеш кенә…

      Баймакның гүзәллегенә

      Тиңдер тик Илеш кенә.

      Илеш-Баймак аралары

      Дуслык, туганлык кына…

      Кунакка дип килдем менә –

      Атны тугардык кына.

      Илеш-баймак аралары

      Кырык тау, кырык елга…

      Илеш-Баймакның дуслыгы

      Сузылган кырык елга.

      Илеш-Баймак арасында

      Яңа таңнар сызылыр…

      Безнең дуслыгыбыз әле

      Йөз елларга сузылыр!

      Илеш-Баймак аралары

      Кылган да дала гына…

      Иң туры юл, иң кыска юл

      Баймакка таба гына.

      Ашыгам, Әнкәй, яныңа…

      Ашыгам, Әнкәй, яныңа,

      Ашыгам күрешергә:

      Серләшергә, киңәшергә,

      Хәлеңне белешергә.

      Аз гына шатлыгымны да

      Тиз(е)рәк җиткерергә.

      Күзләремдәге яшьләрне

      Тиз(е)рәк киптерергә…

      Минем дә авыр чакларым

      И булмыймы соң инде?!

      Вакыт-вакыт күңелләрем

      И тулмыймы соң инде?!

      Хәсрәтеңне үзең белән

      Сөйрәп кенә йөрмисең,

      Аны бит урамга чыгып

      Сөйләп кенә йөрмисең…

      Шушы яшемдә дә, Әнкәй,

      Киңәшең кирәк әле.

      Синең җылы карашың да –

      Миңа бер терәк әле…

      Кайтып керсәм, бер сабыйга

      Әйләнәм дә куям мин.

      Үземне

Скачать книгу