Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин страница 28
Батый явы (1236–1242) нәтиҗәсендә Идел буенда Җучи империясе (улусы) барлыкка килә. Батый хан вафат булганнан соң, аның энесе – мөселман Бәркә хан (1257–1266) – тәхеткә күтәрелә. Батый һәм Бәркә ханнар вакытында Алтын Урда (Җучи нәселе династиясе биләмәләре) Чыңгыз империясеннән аерылып (Европа тарафында гына түгел), Иртеш, Җидесу, Сырдәрьядан көнбатышка, Монголстан хакимиятенә чик куялар, монгол явын туктатуга ирешәләр. Монгол яуларының христиан (несториан) канатының ислам дөньясына каршы (Көнчыгыштан тәре яулары) ымсынуларын һәм һөҗүмнәрен дә (Хулагу явы) хәрби көч белән тар-мар итәләр. Батый, күп меңләгән гаскәр белән Алтай чикләренә килеп чыгып, Бөек ханның Дәште Кыпчак һәм Идел буена яу чабарга туплаган олы гаскәрен бәрелешсез туздыртуга ирешә. Батый вафатыннан файдаланып, Чыңгыз тәхетен (Батый ярдәмендә) биләгән Мөнке һәм аның туганы Хулагу ханнар – Монгол несторианнары башлыклары – башта Якын Көнчыгышның ислам үзәкләренә каршы Көнчыгыштан тәре явын (Хулагу явын) җанландыруга ирешәләр. Хулагу җитәкчелегендәге (колачы, күләме белән Батый яуларын хәтерләтерлек) яуны Батый хан үз абруе белән басып, катгый туктатып тора. Батый вафатыннан соң, 1256–1257 елларда, Хулагу Иранны, 1258 елда Гарәп (Багдад) хәлифәлеге (ислам үзәк дәүләтенең) башкаласы Багдадны (10 февраль) яулап алып җимерә, яндыра, соңгы хәлифәне җәзалап (20 февраль) үтереп, атаклы хәлифәлекне юкка чыгара. Хулагу, ислам дөньясына каршы яуга күтәрелеп, Амудәрья елгасын кичкәч тә, Батый ханның туганы мөселман Бәркә хан, 1256–1257 елларда Батый хан уллары Сартак белән Улакчыны тәхеттән читләтеп (үтертеп), 1257 елда Алтын Урдада хакимиятне үз кулына төшерә. Алтын Урда исә, Хулагуга каршы көрәшнең төп авырлыгын үз җилкәсенә алып, ашыгыч рәвештә аңа каршы зур яуга әзерләнә. Бу яңа зур яуда Алтын Урда, беренче чиратта, Идел буе һәм Кавказ мөселманнарына, Дон, Днепр, Дунай буе казакларына (Нугай отрядлары) һәм рус кенәзлекләре хәрби көчләренә таяна. Рус кенәзләре Улакчы тәхеткә чыккан заманнарда, Алтын Урдада мөселманнар өстенлек алмасын өчен, Улакчы хан тирәсендә укмашалар. Бу көннәрдә Александр Невский хәтта алар белән бергә була. Реаль хакимият Бәркә кулына күчеп тотрыкланганнан соң, Александр Невский Бәркә хан белән килешергә мәҗбүр була һәм, күрәсең, башка (Төньяк-Көнчыгыш) рус кенәзлекләрен дә шуңа күндерә. (Үзе хәтта Терек явындагы яуда каты яраланып, шул ярадан вафат булганга охшый.) Алардан алдарак (1256 елларда), күрәсең, Киев-Галиция кенәзе Даниил Романович та шул позициягә тартыла. Күрәсең, Багдад тар-мар ителгәч тә, гаскәре тупланып бетүен дә көтмәстән, Бәркә бар булган отрядын Нугай җитәкчелегендә Хулагу ягына күчкән Кавказ арты (Закавказье) биләмәләренә каршы яуга җибәрә. Авыр, киеренке бәрелешләр башланып китә. Нугай отрядлары Аракс ярларына килеп җиткән көннәрдә ин