Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин страница 27

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин

Скачать книгу

дәвернең алгы сафындагы халыклар стандартына якынлаша. Дөрес, бүгенге көнгәчә сакланган фактлар буенча ул аерым очраклар җыелмасы гына булып күренә. Фактта чагыштырмача шактый тулы сакланган һәм татар мәдәнияте тарихында иң югары һәм колачлы булып күренгән 1905–1915 еллар күтәрелеше үзенчәлеген искә төшерсәк, бу сыйфат яңару елларының, гомумән, төп үзенчәлеге дип санарга дәлил була ала. Тышкы көчләр тәэсирендә күтәрелеш персонажлары аерым яңа катлам дәрәҗәсенә күтәрелми, казанышлар чор сыйфат билгесе булып җәмәгатьчелек арасында тирән һәм киң җәелми. Сеңеп түгел, шуннан соңгы алгарыш, үсү процессына зарури элемент буларак яңару актуальләшкән моментларда гына яшәүчән традиция функциясен башкара. Ә тарихта, гомумән алганда, җирлексез һәм очраклы, аерым шәхесләрнең гадәттән тыш тырышлыгының очраклы җимеше булып күренә. Борынгы заманда «пеләшбашлылар», «би ирләр» дигән исемнәрен борынгы грек (Геродот) тарихына кадәр җиткерә алган халык элек урта гасырларда норман-варяглар аша ерак Европада (хәтта һавада очып йөрүгәчә җиткән) хыялый (утопик) утраугача үсә. Димәк, бу заманнарда да, шул заманнар цивилизациясенә тартылырлык ниндидер яктыру (алгарыш цивилизация стандартына тартыла), хәтта хәйран калдырырлык узып китү көннәре («гасырлары») булган. Төньяк мех сәүдәсе мифлары, Пермь өлкәсендәге Сасанид көмеш поднослары да ул цивилизацион алгарышның материаль җирлеген искәртәләр. Бу фактларны төбәкнең антик (борынгы) һәм элек урта гасыр тарихы хәлләре һәм казанышлары дип карый алабыз. 922, 930 еллардан (болгарларның куылуы) Казан ханлыгы җимерелгән көннәргә кадәр чәчәк аткан урта гасырчылык дәвере башлана. Төбәк ислам цивилизациясе стандарты сызыгына тартыла, Бохаралар белән тиңләшерлек ислам үзәге формалаша. Җучи династиясе оештырган Бөек дәүләтнең (Алтын Урданың) мәдәни-идеология тормышын ул үз кулында тота. Ул ислам төрки дөньясының алдынгы сызыгында бара. XX гасыр башында төрки әдәбиятны гамәлләштерү (демократизация) һәм иҗтимагый үткенәйтү юнәлешендәге хәрәкәттә ул тагын алгы сызыкта. Аның бу алдынгылыгы, активлыгы формалашуда төрки халыклар арасында бик иртә, 690 еллардан исламлашуы һәм бу исламлашуның катлаулы, тирән эзле озын юл үтүе (Мәрван явы, Әмәвилек байрагын үз иткән болгарлардан аерылу, төрки әдәбият һәм гомум әдәби төрки тел формалаштыру көрәше, Казан хәрби-иҗтимагый фаҗигаләрен җиңү өчен көрәш һ. б.) хәлиткеч роль уйнаган.

      Йосыф Акчура чувашларның исламлаштырылуы турында

      «Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер шәрекшөнас сәяхәте җимешләре» дигән мәкаләсе басыла. 1906 елның җәендә бер венгр ориенталисты Казанга килә. Ул Идел буе халыкларының этнографиясе һәм фольклоры белән кызыксына икән. Күбрәк чуваш авылларында йөри. Й. Акчура аның белән якыннан таныша, ачышлары белән кызыксына. Венгр галиме чуваш телендәге «писмилла», «пирештә», «пәйхампәр», «Газраил», «амин», «савап», «корбан», «сарамат» (салават күпере), «әрәм» (хәрәм) һ. б. шундый ислам дине белән бәйләнешле

Скачать книгу