Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин страница 26

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин

Скачать книгу

Ул мәгълүматларны аларга бу цивилизация күләм хәрәкәт тәэсиренә, идеологиясенә һәм идеалларына тартылган ул төбәк илгизәрләре – авантюристлары (сукбайлары) һәм сәүдәгәрләре яисә ул төбәкләрдә булган, аның аркылысын буйга үткән башка ил сәүдәгәрләре бирәләр. Алар бу шаулы һәм зур шанлы яуларда, аны үз йомышына әйләндереп, юл күрсәтүчеләр булып үзләре дә катнашалар. Хәзрәти Гомәр р.г. заманында Гарәбстан ярымутравыннан киртәләп булмас ташкын булып күрше биләмәләргә җәелгән ислам явы информаторлары һәм «юл күрсәтүчеләре» арасында би ирләр Төньяк мех сәүдәгәрләре дә булган дип кистереп әйтергә бернинди рәсми дәлил булмаган кебек, «була алмый» дип расларга да җитәрлек нигезебез юк. Әнә шул телгә алынган, кабат-кабат игътибар каратылган бәхәссез тарихи фактлар һәм шул халыкның хәзерге варислары этник һәм тарихи үзенчәлекләре андый хәлләрнең булу ихтималына да бернинди шик калдырмый. Татар халкында исламга мөнәсәбәт үзенчәлекләре шундый ихтимал барлыгы файдасына сөйлиләр. Бу татарларның исламга тугрылык «пафосы» гына түгел. Әнә бит 1906 елда ук инде венгр шәрекшөнасы Мисараш, Казанга килеп, хәтта чувашлар арасында тел-этнография материалларын җыеп йөргәннән соң, чувашлар арасында да VII гасырда ук ислам дине тәэсире булган, аның эзләре бүгенге көнгәчә килеп җитәрлек киңлектә һәм тирәнлектә таралган була дигән нәтиҗәгә килә. Ә татарларның бабаларына – би ирләргә – ислам диненең тәэсире шул көннәрдә үк, VII гасырда, күрәсең, чәһарьярлар хәлифәлеге заманында, Багдад, Бохаралар форматында үсеп китәрлек эчке куәткә, интенсивлыкка ия дәрәҗәдә була. Ягъни сәүдәгәрләрнең бер төркеме ислам яуларына кушылып, исламны үз йортлары юнәлешендә җәелдерү көрәшендә катнашсалар, шундый ук кайнарлыкта кабул иткән икенчеләре, ватаннарына кайтып, яңа дин өйрәтүче-таратучыларга әйләнәләр. Кыскасы, 637 еллардан башлап 737 елга кадәр Сакалиба дәүләте ил тормышында ислам актив рәвештә тарала торган бер төбәккә әйләнә.

      Искилләр илен исламлаштыруда көтмәгәндә-юрамаганда кискен тизләшү, дөресрәге, тизләштерү моменты булып үтә. Димәшкътагы хәлифәлек сараенда, кайдадыр төньяк урманнары ары ягында, Сакалиба илендә өметле генә исламлашу процессы барган төбәк барлыгын беләләр, аның язмышы, киләчәге турында күпмедер кайгырту күрсәтәләр. 737 елда булачак хәлифә Мәрван, 150 меңлек гарәп гаскәре белән Кавказ алды далаларына чыгып, хәзәр гаскәрен тар-мар итеп, каганат башкаласы Итил каласын алганнан соң, каганны тезләндерү сылтавы белән аны эзәрлекләп, хәзерге Жигули таулары районына кадәр килеп җитә. Бер уңайдан Сакалиба илен һәм яңа гына аларның идарәче династиясенә әйләнгән яңа мөһаҗир-болгарларны ханнарыннан башлап соңгы көтүчесенә кадәр исламлаштырып китәсе итә. Хәзерге Тольятти һәм Мәләкәс (Дмитровград) шәһәрләре тирәсендә, каганның Сакалибада җыйган гаскәрләрен тар-мар итеп, искилләрне һәм «Көмеш-Су» (Нократ) болгарларын үз күзәтүе астында исламлаштырып китә. Бер диннән икенче бер дингә күчү, бүрек алыштырып кию кебек, бердән, җиңел генә башкарыла торган процесс булмаса да,

Скачать книгу