Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин страница 22

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин

Скачать книгу

принципиаль әһәмияте шунда: төрки хәрәкәтенең оптималь җанлануын чагылдырган алгы һөҗүм сызыгына басу. Бу хәрәкәт шунда ук, ислам бердәмлеге байрагы өстенлеге чагылышы булганмыдыр, әллә икенче төп компонент – фарсы элементының радикаль реакциясеме, бу «төрки җанлану» һөҗүм сызыгы янәшәсендә исәпсез-хисапсыз вак фарсы дәүләтчелекләрендә төрек-фарсы берлеге байрагы булып күтәрелгән, дөнья мәдәниятенә Фирдәүси, Хәйям, Низамилар кебек исемнәрне биргән фарсы әдәбияты һәм мәдәниятендә һөҗүмчәнлеген дәвам иттерә. Төркилек хәрәкәте иң «кайнар» ноктада – сугыш кыры сызыгында, «әһле харб» – сугыш мәйданы халкы (көрәшчеләр, яугирләр) арасында бердәмлек сагында тора. Җанлану «тын почмакта», – төркиләрнең үз йортларының да, Ясса, Болгар кебек зурайткыч күзлексез күренмәс зур булмаган шәһәрчекләрдә, чагыштырмача зур әдәбиятның бөек казанышы булып гасырлар кичәрлек, төрки халыкларга мең еллар дәвамында затлы рухи азык булып яши алырлык эстетик кыйммәтләр булып күтәрерлек көч чыганагы табалар. Ике йөз еллар элек кенә (Рудаки, Дәкыйкилар заманында) мәйданга килеп шау чәчәктә утырган уртак фарсы телдәге әдәбиятның киләчәктәге Сәгъди, Хафизлары казанышларына өлге булырлык Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани лирикасы һәм төрки әдәбиятка киләчәктән Әхмәдинең «Искәндәрнамә»се, Шәрифинең «Шаһнамә»се, Нәвоинең «Хамсә»се кебек фолиантларның, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар казык каккан позицияне киң тарих мәйданына әйләндерәчәк Рабгузиның «Кыйссасел әнбия»се, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е – төрки эпик поэзиянең ислам мәдәниятенә килүенең беренче иртәнге хәбәрчеләре.

      Кол Гали лирик Ә. Ясәви, С. Бакырганилар сафында киләчәк эпик башлангычы яңару маягы булып балкып кабына. Тарих, Баласагуни, Кашгариларның борынгылыктан күчү күперен кичеп, Заман диңгезенең бирге ягында позиция яулый, яңа мәйдан, табигатенә (таләпләренә) тәңгәл маяклар кабыза. Ислам цивилизациясендә, изгелектә (динилектә) дә гарәп, фарсы әдәбиятларыннан кайтыш түгеллекне, дөресрәге, өлге булырлык мөмкинлекләре барлыгын күрсәтә. Гасыр идеологиясе үзенчәлеге – XII йөз урталарында Елюй Даши, кара-кытайлар байрагы астында Көнчыгыштан беренче сары тәре явына күтәрелә. Несторианнар, Көнчыгыш христианнары, 1141 елда Амудәрьяга кадәрле төркиләр яшәгән илләрне, җирләрне басып алып, биредә яңа көч туплап, Иранга, Багдадка тәре явы әзерләү белән мәшгуль булалар. Барынта чабу сихеренә бирелүчән Дала мөселманнары күчмәнчеләрнең дини хисләрен активлаштыру һ. б. тагын шундый конкрет, реаль көчәйткечләр васитәсе белән Дала халкын бу фетнәдән йолу эшенә алыналар. Менә шул киң калачлы йөкләмә Әхмәд Ясәви шигырьләрен дини рухлылык, мәдәни экстаз эйфориясе югарылыгына якынлаштыра. Шул ук вакытта дини белеме һәм гамәле диннең әлиф, биеннән ары узмаган күчмәчене әсәрләреннән читләтмәс, ерагайтмас өчен, олы талант иясе шагыйрь, ул кайнарлыкларны җуймастан эчкә яшереп, гади укучы үз көнкүреше

Скачать книгу