Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин страница 19

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин

Скачать книгу

болгарлар кулына күчкәннән соң (ил эчендә үзләре кичәге «искил» дигән исемнән «болгар» дигән исемгә күчкәннәрдерме, безгә билгеле түгел), күрше-күлән инде ул сәүдәгәрләрне тора-бара «болгар» дип тә атап йөрткән булуы мөмкин. Татарлар белән кушылганчыга кадәр, инде алар чит ил халыклары арасында «болгарлар» булып калганнар. Ә менә Европа диңгезчеләре аларның «би ир» халкы икәнлекләрен белгәннәр. Норманнар, варяглар алар илен – «Биарм»ны (Пермь – Биармия) дип атап, X гасырларга кадәр эзлиләр. Кыскасы, чит илләрдә «сакалибалар» (искилләр) «болгар»лар дип атала башлаган көннәрдән би ир халкы һәм иле Көнбатыш Европа халыклары мифларындагы «очып йөрүче голландияле» («летучий голландец») кебек (аеруча Көнбатыштагы «Биарм» иле турындагы легендаларда) күзгә күренә, әмма гәүдәсе, материаль тәне юк, күренми, күктә-бушлыкта эленеп тора һәм йөри торган легендалаштырылган бер халык булып яши башлый. «Биарм иле», шәһәре турындагы легенда аның бу рәвештә яшәешенең күршеләр фантазиясендә чагылышы булып тора. Илен, һөнәрен билгесезлектә тотарга тырышкан йомык бу халыкның тарихта уникаль, тотрыклы Төньяк мех сәүдәсе монополиясе күп гасырлар буена ерак һәм якын күршеләрен мистификацияли. Аларның яшәү рәвеше һәм күренешенә әйләнгән сәүдә, сату тышкы дөнья тарафыннан сатып алу булганда гына яши ала. Сатып алучы, чит бер икенче кеше, күршеме ул, ерак чит ил кешесеме, башка телдә сөйләшәме, башка дингә инанамы, аның үз шәхесенең яртысы кебек диярсең, ул аны гына эзли, аны табуына, очрашуларына куаныч белдерергә, ачык йөз күрсәтергә мәҗбүр. Сәүдәгәр – кәсебе буенча толерант, татлы телле, башкаларга ачык йөзле кеше. Моны мең еллар би ирләрнең милли сыйфатына әйләндергән. Борынгы греклар заманында инде алар Урта диңгез киңлекләрендә гизгәннәр. Очрашкан, танышкан борынгы цивилизацияле халыклардан ниндидер сабаклар алганнар, үзләренең ниндидер сыйфатларын, гадәтләрен, белем-тәҗрибәләрен аларга йоктырганнар.

      Кыскасы, теләсә кайсы башка халык белән җылы бәйләнешләргә кереп көн күргән, киң күңелле, ачык табигатьле халык булып яшәгәннәр. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар биләмәләре аша үтеп йөргәннәр икән, димәк, ул көчле кабилә берләшмәләре белән ике якны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, әлбәттә, ниндидер якынлашуларга керми калмаганнар. Варяглар, норманнар, славяннарга, ягъни урта гасырлар, сәяси-административ (дәүләт) берләшмәләренә кадәр шундый якынлашуларга барганнар… Бу би ирләр сәүдә монополияләренә һәм илләренең киң автономиясенә, күрәсең, кагылмаган. Әмма норманнар, Кола, Ак диңгез, Ладога ярлары буендагы контактлар белән генә канәгатьләнмичә, бу меңьеллык «монополияне» бозу – сәүдә базарының чишмә башына үзләре яңа юл салу мөмкинлекләрен икенче бер читеннән, үзләренә генә яңа юл – «варяглардан грекларга» бару юлын ачып җибәрәләр. Шуннан соңгы ярты мең елда Новгород, Ростов, Суздаль монополияләре аша Мәскәү бөек кенәзлеге бу сәүдәне үз кулына ала һәм аның чималын җыю мәйданын Тын океан ярларына

Скачать книгу