Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими. Масгуд Гайнутдин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин страница 17

Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими - Масгуд Гайнутдин

Скачать книгу

белән дә расланганын күрәбез. Персия белән сәүдә мөнәсәбәтләре венгр галиме Масарошның ышандырырлык дәлилле VII гасыр урталарында Идел буе исламлашу турындагы хәбәрләрдә дә күренә. Бу сәүдә бәйләнешләренең VII гасыр урталарында да җан әсәре саклаганы (яки яңадан кабат очкынланганы) күренә. Ягъни Төньяк мех сәүдәсе би ирләр «Гиперборея»сендә (Салкынлык патшалыгы чикләрендәге мәйданда), Далада нинди генә үзгәрүләр, җимерелүләр булмасын, беренче мөмкинлекләр билгеләнү (яки булдырылу) белән шунда ук кабат җанландырыла. Бу мех сәүдәсе гүя аларның җәмгыять булып яшәешенең йөрәк тибешенә әйләндерелгән… Бабаларыбыз тарихының иң борынгы сәхифәләрендә менә шундый гомуми тарихи-географик мәгълүматлар калган. VIII–Х гасыр гарәп тарих-география китаплары, Мәрван явы (737 ел), Мәэмун хәлифәнең (834 ел), Харәземнең (868 ел) Хәзәргә исламлаштыру яулары, Сәлам Тәрҗеманинең (842–845 еллар) Урта Идел (Сакалиба) аша Алтайга сәяхәте; испанияле гарәпләрнең Ефәк сәүдә юлының Төньяк тармагын үз кулларына (контрольләренә) төшерү өчен көрәшләре, бу төбәкне гарәп чыганакларында «Сакалиба» – «Искилләр иле» дип атап йөртүләре кебек, берникадәр язма конкретлыклар өстиләр. Ниһаять, Идел болгарлары тарихының бәләкәй «Геродоты» – Ибне Фадлан… Болгарлар Урта Иделдән киткәннән соң (930 еллар), инде болгарларсыз калган бу төбәкне, үзләре үк географик язмаларында теркәгән «Сакалиба» исемен оныттырып, башта Багдад сәяси даирәләрендә Ибне Фадлан вакытында «тешләрен камаштырган» болгарлар исеме белән – «Болгарлар иле», «Шәһри Болгар» (Болгар шәһәре) дип кенә аталып йөртелә башлый. Шул рәвешчә, Багдад хәлифәлеге ризасызлануы тәэсирендә, гарәп мәдәнияте ялгышуы белән болгарлар ташлап киткән бу илне һәм аның халкын башта Якын Көнчыгыш язмаларында, соңыннан, гомумән, фәндә һәм тарихта 200 еллар яшәп киткән болгарлар исеме белән – «Болгар төбәге», «Болгар дәүләте», «болгар халкы» дип кенә атыйлар. Дөрес, бу фактта борынгы мех сәүдәсенең тарихи статусы, кризис тамчысы да чагыла булыр…

      Менә шулай халыкның конкрет яшәеш, көнкүреш, эволюция хәрәкәте фактлары нигезендә түгел, ерак Багдад сарай даирәләрендә, ризасызлану, җитәрлек мәгълүмат юклык (белемсезлек) белән чагыштырып формалаштырылган, фәннилек, фикер җимеше булу дәгъвасы күзгә бәрелмәгән, чынлык, конкретлык, мантыйклылыктан ерак схематик, ясалма (суррогат) караш бездә ул чор тарихыбызның нигезенә салып йөртелә. Болгарлар килеп киткән елларда (730–930 еллар), төрле этник элементлар кушылып, яңа этнос формалашуы булганмы? Юк. Булса, Багдад түрәләре белемсезлеге рәвешендә, илгә, халыкка тагылган исемнәрен генә калдырып, болгарлар үзләре ерак Венгриягә китеп бармаган булырлар иде. Яңа этнос формалаштырган төп элемент булып шул төбәктә калырлар иде. Алар үзләре киткәннәр, исемнәре генә (очраклы рәвештә) ябышып калган. Болгарлардан соң да бу төбәкнең төп халкы булып калган, болгарларгача да шул төбәк этносы булган төп халык – би ирләр – искилләр бердәмлеге менә шушы ясалма тарих төсмере йөгертелгән «болгар» атамасы тавышын чыгарудан башка реальлеге

Скачать книгу