Скачать книгу
болгарлар тәэсире күренмәсә дә, би ирләр теленең тарихи юлы шактый хәрәкәтчән, үзгәртүчән-яңартучан эздә була. Дала (күчмәнчеләр) империяләренең тарихы кыска гомерле булуы, тиз-тиз алмашынып торуы нәтиҗәсендә мех сәүдәгәрләре җәмгыятенең этнос буынтык-компонентлары үзгәреп торуы халыкның гомерлек тарихи язмышына әйләнә. Шул җирлектә мәдәнияте умырткасы – теле дә агымсу кебек хәрәкәтчән, яңаручанлыкка бирешүчән бер күренешкә тартым була. Дөрес, бу үзенчәлекләргә тәэсир итүче әмәлләр дә күпьяклы, актив тәэсирле. Бу тәэсир итүче эчке көчләрнең кайберләрен искә төшерик: төбәкнең Дала империяләренең ерак чигендә генә дә түгел, аякланып, үзен тәртипкә китереп өлгермәстән, бу олы хәрби-административ кабилә берләшмәләренең таркала торуы, тотрыксызлыгы шартларында хәтта чикләренең аргы якларында диярлек калулары; ил сәүдәсендәге күп гасырларга сузылган тотрыклы монополия саклануы. Шулар нигезендә мең еллар яши алырлык этник тотрыклылык саклану көче традицияләрен үзендә булдыруы; үзенә кирәк шундый зарури элементар традицияләрне таркатмый яшәтә, саклый алырлык үз төбәк мәдәниятен һәм аның үсү, ныгу, көчәя бару мөмкинлекләрен, шуны башкаручы кадрларын, – кыскасы, нинди рәвештәге төбәк мәдәниятен (мини-цивилизация) мәйданга китерүе һ. б. Шундый мәдәни үсеш процессы барганын ХI–ХII гасырларда Якын Көнчыгышта «Болгари» нисбәсе белән танылган атаклы укымышлылар төркеме ачык искәртә. Шул көннәрнең төп проблемаларын күз алдына китереп, хәтта аның тармаклары турында сүз кузгатып була: мәгариф, шәригать, теология, әдәбият, тарих (ниндидер форматтагы вакаигънамәләр) һ. б. Соңгырак заманнан Батый явы алды язма ядкярләре мисалында хәтта әдәби тел мәсьәләсенең торышы, диалекталь үзенчәлеге формалашуы, лексик, фонетик сыйфатлары һ. б. турында, әйткәнебезчә, иң гомуми планда сүз йөртеп була. XII гасырларга инде төбәк әдәби теле күренекле халыкара мәйданда беренчеләрдән булып гомумтөрки әдәби тел мәсьәләсен (давын) кузгата һәм халыкара төрки әдәбиятын мәйданга китерү мәйданында беренче популяр төрки әдәби тел дәрәҗәсен яулый. Бу хәрәкәтне искәртүче кайбер фактлар һәм күренекле нәтиҗәләр (әдәби телдә Ә. Ясәви С. Бакыргани хикмәтләре һәм шигырьләре) тарихта сакланган.
Х–ХII гасырларда Амудәрья ары якларына төрки халыкларның яңа һөҗүмнәре башланып китә. Иләк ханнар, Газнәвиләр, төрекмәннәр, сәлҗүкләр Әфган, Иран, Алгы Азия җирләренә һөҗүм мәйданнарын киңәйтә баралар, һәм 990 еллардан Иран юнәлешендә төрки гаскәр башлыклары торган дәүләтләр барлыкка килә башлый. 1090 елларга инде төрек яугирләре Константинополь капкаларына килеп җитәләр… Тәхеткә утырып алган төрки хакимнәр, хакимиятләрен үз нәсәпләре кулында тотар өчен, җирле халыкларны үз хакимиятләре ягына аудару максатында, фарсы телендә уртак фарсы төрки әдәбияты концепциясен алга сөрәләр. Фарсылар да моны, нигездә, хуплап каршы алганнар, күрәсең, төрки хакимнәр сарайлары тирәсендә яисә мул «инвестицияләүләр» җирлегендә күрелмәгән бер рәвештә өр-яңа фарсы әдәбияты
Скачать книгу